Бер җыр тарихы

Минем әбием — Пасыева Роза Григорьевна Мамадыш районының Владимир авылында туып үскән. Усали урта мәктәбендә 40 ел татар теле һәм әдәбияты укыткан, бик матур, моңлы итеп җырлый ул. Бабам да 45 ел педагогик стажы булган укытучы. Ул гомере буе музыка укыткан. Бабам баянда уйный. Яшь вакытта алар Казан сәхнәләрендә, хәтта Мәскәүдә чыгыш ясаганнар.