В.Т.Тимофеев – Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе мөдире

1836 нчы елда районыбызның Чиябашы авылында туып, 59 ел гомеренең 30 елын үз карендәшләрен — керәшен балаларын үз ана телләрендә укытуга багышлаган Василий Тимофеевичның безнең якташ булуы чын горурлык уята. Чорына күрә беркемгә билгеле булмаган гап-гади караңгы авылның гади бер гаиләсендә туып үсеп, гомерен шул караңгылыкны яктыртуга багышлый ул.