Ак туфли, кара туфли (хикәя)

«Кеше күңеле — карурман», — дияргә ярата Мәүли. Ә эченнән уйлаганда: «Хатын-кыз күңеле — карурман эчендәге чытырманлык», — дип тә өсти. Карурмандагы чытырманлыкларны кем актарып чыккан да, андагы сукмакларны кем белеп бетергән. Алдыңны-артыңны карамыйчарак йөрсәң, үз хатының күңелендәге чытырманлыкка җен-пәриләр кереп ояламас дип гарантия бирә алмыйсың. Шуңа күрә Мәүли бу мәсьәләдә сак кеше. Берәр яры китсә, гел көтмәгәндә кайтып төшә, кесәсендә һәрвакыт үз ачкычын йөртә, йозакны һичкем ишетмәслек итеп шыпырт кына ача. Аның бу кыланышларына хатыны бик үртәлә, бер өйрәтәм әле мин сине дип, һаман саен яный килә. Әмма мең төрле хәйләне җанына сеңдергән Мәүлине алай гына өйрәтә алырсыңмы икән? Ай-һай. Һәрхәлдә, Мәүли үзен хатынына караганда күп тапкыр акыллырак дип саный һәм, үзенең акылына үзе сокланып, эчтән генә тантана итә.

Беренче сынау (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Директор класска бик авыр мәсьәлә биреп чыгып китте. Әйе, авыр мәсьәлә. Моңа кадәр үз язмышлары турында да ныклап уйлап карамаган үсмерләр кеше язмышын хәл итәргә тиеш булып чыгалар! Кешесе дә нинди бит! Укытучылары!

Беренче сынау (хикәя)

  Дәресләр башлануын белдереп, кыңгырау шалтырады. Укучылар, артык ашыкмыйча гына, классларга юнәлделәр. Алар көтеп алынган тәнәфеснең һәр минутын озынайтырга телиләр иде. Тик никадәр генә сузма, барыбер кыңгырау әмеренә буйсынмыйча хәлең юк. Ул сине, ниндидер күзгә күренмәгән муенчак кебек, барыбер класска сөйри.

Якты сагыш (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Киттем районга комиссиягә. Эчне кара мәчеләр кимерә. Әгәр дә мәгәр шушы барудан армиягә алып куйсалар, «сөтле чикләвегем»не яңадан күрә дә алмый калам бит.

Юраганым юш килде, каһәре: кулга повестка тоттырдылар. Нишләргә? Уйлана торгач, үзебезнең авылга Төрекмән авылы аша кайтырга булдым. Менә бит ул башың эшләсә! Дөрес, моның өчен 50 чакрым җирне урарга кирәк кирәген. Минем кебек егеткә анысы пүчтәк инде аның.

Якты сагыш (хикәянең дәвамы)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Киемнәр тузанланып, пычранып беткән иде. Аларны мин иртәгесен бик әйбәтләп юып, пoт ярымлы күмер үтүге белән үтүкләп җибәрдем. Элеккедән дә шәйрәк булып киттеләр. Бигрәк тә чалбар балагымдагы сырлар шәп чыкты. Юып яңартылган киемнәрне киеп, дулкын-дулкын кара чәчләремне әле уңайга, әле кирегә тарап кабартып җиффәргәч, өр-яңа егеткә әйләндем. Ботинкалар да рәткә керде. Дулкын-дулкын чәчләремне бер селтәп артка җиффәрдем дә көзге каршына килдем. Көзгедәге егет бик фырт иде. Тизрәк «сөтле чикләвегем»не күрәсем килде. Кичне көчкә-көчкә җиткереп, клубка ашыктым.

Якты сагыш (хикәя)

Мин армиягә китәсе елны безнең авылыбызга күрше Төрекмән авылыннан Флера исемле кыз килеп йөри башлады. Безнең авылда ниндидер туганнары яши иде аның. Кыз бик шәп, яңа гына өлгереп килә торган чикләвек кебек. Бер көн чыга бу клубка, ике көн чыга. Туры килүен әйт әле син аның: клубта аның урыны һәрвакыт минем янга туры килә. Кайтырга чыксак — абыйлары безнең юл өстендә. Җитмәсә әле кунак кызының караңгыда курка торган гадәте дә бар икән — авылның ай яктысыннан башка яктылык күрмәгән урамына чыгу белән: «Ай, куркам!» — дип, чытырдатып миңа ябыша.

Фәнис Яруллин. Яшерен булуы белән кадерле

Безнең сөю туган чагында ук
Хөкем ителгән иде бит үлемгә.
Ул көннәрнең килеп җитәчәген
Кертеп карамадык күңелгә.

Бер савыттан эчтек сөю утын,
Берничә кат кердек бер суга.