«Хөсәения» мәдрәсәсенең 125 еллыгына багышланган конференциядә 800 делегат катнашты

Оренбургта данлыклы «Хөсәения» мәдрәсәсенең 125 еллыгына һәм хәзерге мөселман Рухи белем бирү учреждениесенең эшчәнлегенә 25 ел тулуга багышланган «Дини мәгариф: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары» дигән Халыкара фәнни-дини тәгълимат конференциясе узды, дип яза Оренбургның «Яңа Вакыт» газетасы.

Шулай ук чарада Россия төбәкләренең Диния нәзарәтләре мөфтиләре һәм рәисләре, Оренбург өлкәсе мәхәлләләренең имам-мөхтәсибләре һәм имамнары, илебез өлкәләренең дини һәм дөньяви белем бирү оешмаларының ректорлары, мөгаллимнәре, барлыгы – 800 дән артык делегат катнашты. Шул исәптән күрше Казахстан вәкилләре (чик буе шәһәрләре Аксай, Уральск баш имамнары), Мордовия Республикасы, Кырым, Мәскәү, Казан, Уфа, Самара, Чиләбе һәм Россиянең башка төбәкләреннән кунаклар килде.

Юрий Берг: Тәлгать Таҗетдин кебек өлкән иптәшем булуы белән горурланам

«Оренбург үзенең барлыкка килүеннән бирле (300 елга якынлаша) һәрвакыт мөселманнарның белем бирү һәм рухани укыту үзәкләренең берсе булып килде, – дип башлады чыгышын өлкә губернаторы Юрий Берг. – Биредә Россиядә өлкәннәренең берсе булган «Хөсәения» мәдрәсәсе эшләп килә. Ул 1891 елның гыйнварында Оренбург сәүдәгәр-меценатлары агалы-энеле Хөсәеновлар – Әхмәт, Гани, Мәхмүт байлар инициативасы белән, алар акчасына ачыла. Нигез салучыларның исеме белән аталган мәдрәсә мөселман рухани һәм дөньяви интеллигенциясенә белем бирә. Мәдрәсәдә күренекле мәгърифәтчеләр, галимнәр белем биргән, татар, башкорт, казах интеллигенциясенең иң яхшы өлешенә кергән бик күп кешеләр бу уку йортыннан чыккан.

1917 елдан соң мәдрәсә укытучылар мәктәбенә әверелә. Бүген бу бинада Авыл хуҗалыгы университетының аграр факультеты урнаша. Ләкин рухани белем бирү традицияләре югалмый, аны яңа «Хөсәения»нең күп еллар дәвамында уңышлы эшләве раслап тора. Хәзерге ислам белем бирү системасы, кадрлар хәзерләү, гомумроссия мәгариф киңлегенә интеграцияләнү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү мәсьәләләрен уңышлы чишеп үсә. Бүгенге гыйльми-дини тәгълимат конференциясе – үсешнең тагын бер адымы”.

Ул үземнең Тәлгать Таҗетдин кебек өлкән иптәшем булуы белән горурланам, дип, баш мөфтигә бүләген тапшырды. Оренбург Диния нәзарәте рәисе Әлфит хәзрәт Шәриповны Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Тәлгать Таҗетдин: Нинди генә халыкларга керсәк тә, без бер гаилә

Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин билгеләп үтүенчә, Оренбург өлкәсендәге тәртип, тынычлык, тотрыклылык, хөрмәт, яхшылык белән хезмәттәшлек итү тирә-як күршеләргә үрнәк булып тора.

“Оренбург ягы җир шарындагы күп халыклар өчен охшарга тырышу үрнәге булып тора. 193 халык һәм милләт, Аллаһы Тәгалә ихтыяры белән бер халыкка берләшкән. Утыз еллап элек нинди анда рухани белем бирү, ислам яки бөтенләй дини белем бирү турында сүз булсын? Ике-өч кеше җыйналып, изге китапны укырга өйрәтә алмыйлар иде. Ә хәзер без исламда белем бирү турында гына түгел, гомумән, белем бирүне стандартизацияләү турында да сүз алып барабыз”, – диде мөфти үзенең чыгышында.

«Без Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) өйрәтүе буенча, изге китапларны – Тора, Библия, Коръән – барысын да таныйбыз, чөнки алар барысы да Ходайдан иңдерелгән. Без нинди генә халыкларга керсәк тә, без бер гаилә, барыбыз да Адәм һәм Һәвадан», – диде баш мөфти үзенең чыгышында. Ул ихлас күңелдән «Хөсәения» мәдрәсәсен тәмамлап чыкканнарны, бүген анда укучы студентларны, мөгаллимнәрне юбилей белән тәбрикләде.

«Хөсәения» Оренбургның мәгърифәткә омтылуын күрсәтә»

Болгар ислам академиясенең профессоры Абдурразак Ассаиди (Пәйгамбәребез (с.г.в) нәселенең 41 нче буыны вәкиле) үзенең чыгышында мондый матур шәһәрдә шушындый борынгы мәдрәсә булуы бу шәһәрнең һәрвакыт күпмәдәниятле, аның кешеләренең борынгыдан мәгърифәткә, яктылыкка омтылуын күрсәтә, диде.

Делегатлар пленар һәм секцион утырышларда дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр, милләтара, конфессияара үзара бәйләнеш, дини белем бирү өлкәсендә яшь буынны тәрбияләү, экстремизмны һәм терроризмны кисәтү, мөселман белем бирү системасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алышты. Форумда катнашучылар, Оренбуррг төбәгенең күп динле составын истә тотып, конференциянең тематикасы гаять зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Радикаль юнәлештәге куркыныч идеяләрне җәелдерү шартларында, мөселман оешмалары җитәкчеләренең квалификациясен күтәрүгә аерым игътибар бирү кирәклеге әйтелде.

Залның фойесында төбәк мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге турында күргәзмә-тәкъдим итү, Оренбург өлкәсе тарихы, Оренбург шәһәре мәчетләре тарихы, шамаил-рәсемнәр, мөселман тематикалы продукция күргәзмәләре эшләде.

Кунаклар һәм форумда катнашучылар арасында Оренбург һәм Сарыкташ митрополиты Вениамин, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Николай Науменко, өлкә парламентының милләтләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эшләре буенча комитеты рәисе, депутат Надыйр Ибраһимов, Оренбург шәһәре башлыгы Евгений Арапов, Көнбатыш-Казахстан өлкәсе баш имамы Руслан Солтанов та булды.

Конференция нәтиҗәләре һәм чыгышлар ясаган катнашучыларның мәкаләләре киләчәктә аерым җыентык итеп бастырылачак, дип яза «Яңа Вакыт» газетасы.

«Хөсәения» мәдрәсәсе — 1891-1919 елларда эшләп килгән данлы уку йорты. Мәдрәсене Оренбургның беренче гилдия сәүдәгәрләре Хөсәеновлар: Әхмәт һәм Гани үз хисапларына оештыралар. Алар мәдрәснең уку-укыту комплексын һәм мәдрәсә каршындагы мәчетне төзиләр.

Сәясәтче Зәки Вәлиди, шагыйрь Сәгыйть Рәмиев, татар театрына нигез салучы Ильясбәк Кудашев-Ашказарский, драматург Мирхәйдәр Фәйзи, язучы Афзал Таһиров, язучы һәм сәясәтче Шамил Усманов, шагыйрь Шәехзадә Бабич, дипломат Кәрим Хәкимов, Муса Җәлил һәм башка бик күп язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, илчеләр — шушы мәдрәсә шәкертләре.

“Татар-информ”, «Яңа Вакыт»