Сиринне фаҗигагә этәргән әсәр

Узган гасырның утызынчы еллары – шагыйрь Сирин иҗатының иң үскән, иң нәтиҗәле һәм киң популярлык казанган чоры. Бу елларда ул үзенең бөтен талант куәсен җигеп, киң колач белән иҗат итә, трибун шагыйрь булып таныла, классик рус һәм дөнья поэзиясен өйрәнә. Владимир Маяковскийга ияреп, «Идәнгә төкермәгез!» (1928), Кытай шагыйре Ши-Кингтан алып, «Кытай җыры» (1928), Шекспирдан алып, «Алтын металл» (1933), гарәп шагыйре Әбел-Галә әл-Мәгарридән алып, «Гаҗәпләнү» (1933), «Сәлманың урынына» (1936), француз шагыйре Пьер Беранжега ияреп, «Аучылар», «Син бит Гөлсем түгелсең» (1933) шигырьләрен, «Гейне фикере» (1929), «Лермонтовтан хат» (1933), «Пушкиннан бер өзек» (1934), Сергей Есенинга ияреп, «Зәңгәр кичтә», «Алсу кофта, зәңгәр күзләр» (1934) кебек әсәрләрен иҗат итә.  Сириннең каләме очыннан шул елларда киң яңгыраш алган «Минем трагедиям», «Булмый! Булмый!», «Киләләр» һәм башка дистәләгән шигырьләр кәгазьгә төшә.1930 елда ул үзенең шактый зур күләмле «Тамчылар» исемле шигъри җыентыгын бастыра.

,

Әтине бер күрдем… төшемдә…

Без – кырык беренче ел балалары. Минем әтине бер тапкыр да күргәнем юк. 1941 елның июль башында ул сугышка киткәндә мин әле тумаган булганмын. Ул китеп өч ай үткәч туганмын.