Алар илгә җиңү алып кайтты…

Исмәгыйль бабам, 1924 елның 8 февралендә Татарстанга беренче Президентын бүләк иткән авылда — Әнәк авылында туа. Ярлы крестьян гаиләсендә үскәнлектән, аның балачак һәм яшүсмер еллары җиңел булмый.

Ә шулай да яшьлек бернигә дә карамый үзеннән-үзе матур ул. Унсигез яшь… Кеше тормышында аннан да гүзәлрәк чор булу мөмкинме?