Бабаем – горурлыгым

Сугыш… Нинди куркыныч сүз. Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне 70 ел вакыт аерып торса да, аның хатирәләре күңелләргә тирән сеңеп калган. Сугышта минем бабамның әтисе катнашкан.Бабам, Фәрхетдинов Сәлахетдин Фәрхетдин улы сугыш ветераны булган. Ул 1898 елның 13 сентябрь аенда Уфа губернасы Минзәлә өязе Пучы авылында дөньяга килә.