Тамашачы залда безгә кушылып җырлап утыра – Илфир Якупов Мәскәү гастрольләре турында

Мәскәү шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының гастрольләре тәмамланып килә. Иртәгә Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр”е белән гастрольләр ябыла. Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе театр директоры Илфир Якупов белән элемтәгә керде.

«Кайсы спектакльне күбрәк яраттылар дип әйтә алмыйм. Без өченче тапкыр Мәскәүгә алып килгән “Мәхәббәт FM»ны да кабат килеп караучылар булды. Кичә “Бармы ришвәттән дәва?”ны күрсәттек. Тамашачылар социаль челтәрләрдә рәхмәт әйтеп яздылар”, — диде Илфир Якупов.

Театр җитәкчесе фикеренчә, Мәскәүдә яшәүче татарлар телгә сусап киләләр. Алар “Сезне күрдек, татар телен ишеттек”, — дип килеп, артистларга рәхмәтләр әйтеп киткәннәр. “Ел дәвамына җитәрлек энергия биреп китәсез”, — дигәннәр.

“Тамаша залына башка милләт кешеләре дә килә. Алар спектакльләрне синхрон тәрҗемә белән тыңлыйлар. “Галиябану” спектаклендә үзем дә залда утырып тордым. Алар артистларга кушылып җырлыйлар. Аларның шулай җырлап утырулары артистларга да көч бирә. Залда матур атмосфера тудыра”, — ди Илфир Якупов.

«Татар-информ»

Казанда Рөстәм Кутуйны искә алу кичәсе узачак

29 ноябрьдә «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә язучы һәм тәрҗемәче Рөстәм Кутуйга багышланган «Айлы тупылның ак ялкыны» («Белое пламя лунного тополя») музыкаль-поэтик спектакле узачак.

Әдәби-музыкаль чараны «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Хәзинә» милли сәнгать галереясе, Дәүләт сынлы сәнгать музее һәм «Казан» журналы редакциясе оештыра. Спектакльдә Геннадий Прытков, Николай Чайка, Лилия Сысоева, Анатолий Луппов, Нина Варшавская, Гөлнара Морзыева, Лариса Маслова, Ольга Левадная катнаша. Музыкаль-поэтик спектакльне Марина Подольская алып бара. Спектакльгә шулай ук рәссам Надир Әлмиев, «Казан» журналы баш мөхәррире Юрий Балашов, фотограф Фәрит Гобәев, педагог һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Константин Куранов, шагыйрь һәм публицист Зиннур Мансуров һәм башка әдәбият-сәнгать әһелләре килүе көтелә.img_9967

Рөстәм Кутуй – язучы һәм тәрҗемәче, ТР язучылар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, совет татар әдәбияты классигы Гадел Кутуйның улы. Ул 1936 елның 11 ноябрендә Казан шәһәрендә туган. 1960 елда КДУның филология бүлеген тәмамлап, Татарстан китап нәшриятында, аннан Казан телевидениесе студиясендә әдәби-драматик редакция мөхәррире булып эшләгән.

Рөстәм Кутуй бик еш «Вечерняя Казань» газетасында әдәби сәхифәдә язмаларын бастырган. Гомеренең соңгы көненә кадәр Рөстәм Кутуй «Казан» журналында шигърият бүлеген җитәкләгән.

Поэтик династияне дәвам итеп, Рөстәм әтисе кебек үк, шигырьләр һәм лирик повестьлар яза. Ә әсәрләре татар телендә чыккан әтисеннән аермалы буларак, Рөстәм рус телендә генә яза. Күп кенә — Сибгат Хәким, Нури Арсланов, Равил Фәйзуллин, Әмирхан Еники кебек татар шагыйрь-язучылары аңа әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүдә рәхмәтле. Әтисенә булган ихтирам шагыйрьгә бөтен иҗат гомере буйлап татар язучылары әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итәргә этәргеч биргән. Гомумән алганда, Кутуй тәрҗемәдә утыздан артык китап чыгара.

Рөстәм Гадел улының иҗат чаткылары балачакта ук күренә. Ул Алиш исемендәге пионерлар сараена музыка мәктәбенә скрипкада шөгыльләнергә йөргән. Тавышы шулкадәр әйбәт булган ки, хәтта аңа опера җырчысы булу ихтималын фаразлаганнар. Ул әсәрләрен өлкәннәргә дә, балаларга атап та иҗат иткән.

Рөстәм Кутуй иҗатында төп темалар булып бик авыр кырыгынчы һәм сугыштан соңгы еллар, тормышка һәм туган илгә мәхәббәт чагыла. Әмма барлык шигырьләрендә дә оптимистик рух сакланып кала алмый. Хатыны Светлана белән аерылышу шагыйрь өчен зур сынау була. Ялгызлык төсмерләре аның әсәрләренә дә күчә. Аның лирик герое тормыш мәгънәсе турында ешрак уйлана.

Рөстәм Кутуй 2010 елның гыйнваренда үлә. Язучыны, саубуллашып, М. Горький исемендәге Әдәби музейдан 7 гыйнварда озаталар.

http://m.tatar-inform.tatar/news/2016/11/26/130330/

Аяз Гыйләҗевнең ятим картлары Тинчурин театры сәхнәсендә икенче кат куелды

Бүген, 25 ноябрьдә, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча «Ефәк баулы былбыл кош» спектакленең премьерасы була. Алдагы көнне спектакль матбугат вәкилләренә тәкъдим ителде.

Өлкән буын моннан 34 ел элек режиссер Равил Тумашев куйган һәм зур уңыш белән барган әлеге спектакльне яхшы хәтерлидер әле. Мелодрамада өйләнү һәм ирекле мәхәббәт, балаларның рәхимсезлеге һәм исән балалары барында картларның ятимлеге сурәтләнә.

6327

«Без Татарстан картасын карадык. Шактый гына җирләрдә картлар йортлары эшли һәм аларга ихтыяҗ бар. Бер яктан караганда, дәүләт өлкәннәр, ветераннар турында кайгырта. Ә менә Кавказда, мөселманнар яшәгән җирдә, балалар һәм картлар йортлары юк. Шуңа да барлык ятимнәр гаиләдә яши», – дип ачынып сөйләде әлеге теманың актуальлеге турында спектакльнең режиссер-куючысы Рәшит Заһидуллин. Оптимист Мияссәр карт ролен уйнаучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәлим Мифтахов сөйләвенчә, театр картлар йортларында еш була. «Аларга карыйсың да мондый хәлгә төшкәнче үлүең артыктыр, дип уйлыйсың», – диде ул. «Ул картларның күз карашлары ук икенче бит», – дип өсти Рәсим ролен башкаручы Айдар Фатхрахманов.

Режиссер әйтүенчә, әлеге спектакль ике яшь артист: Айдар Фатхрахманов (Рәсим) һәм Лилия Камалиева (Шифан) өчен дебют булган. «30 ел узгач Лилия кемне уйнар – Әсма яисә Хөриянеме, монысы кызык», – дип шаяртты режиссер һәм журналистларга хәзер Хөрия ролен башкаручы Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмованың 1982 елдагы куелышта яшь кыз Шифанны уйнаганлыгын искә төшереп үтте. «Ул вакытта чоры да икенче, совет чоры иде. Хәзер генә аңладым андагы Шифанның кичерешләрен, аның әйткән сүзләрен», – дип аңлатты Люция Галләмова.

Төп рольдә (Рәшидә) – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова. Спектакль башыннан ук ул осталыгы белән тамашачыны үз артыннан алып кереп китә һәм ахыргача җибәрми. Спектакльгә эскизларны Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Наилә Кумысникова әзерләгән. Режиссер тамашада төп урынны актерлар тота дип саный. Ул декорацияне — «гарнир», ә актерлар уенын «бифштекс» белән чагыштырды. “Бифштекс гарнирдан башка мөмкин түгел һәм киресенчә дә», — дип белдерде.

Спектакльдә шулай ук Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов (Әдһәм) һәм Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова (Әсма) уйный.

Вакыйга күл буенда урнашкан сугыш һәм тыл ветераннары өчен булган интернат-йортта бара. Күбесе якыннарын сугышта югалткан. Кайберләренең балалары да бар. Автор алар язмышын ялгызлыктан да авыр дип күрсәтә. Әмма 30 ел үтсә дә проблема шул килеш актуаль булып кала. Әлеге спектакль берәүне дә битараф калдырмас.

«Ефәк баулы былбыл кош» спектакле премьерасы Тинчурин театры сәхнәсендә 25 һәм 26 ноябрь көннәрендә үтә.

«Татар-информ»