Минтимер Шәймиев Борис Железнов турында: Сез тимер фикерле кеше

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия гуманитар һәм социаль фәннәр академиясе һәм Россия юридик фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, К(П)ФУның атказанган профессоры, Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр докторы, К(П)ФУ юридик факультетының конституцион һәм административ кафедрасы профессоры Борис Железновка «Татарстан Республикасы алдындагы фидакарь хезмәт өчен» орденын тапшырды. Бүләк академикның 90 яшьлеге уңаеннан булган тантанада тапшырылды.

«Мин әйтергә тиешмен: сез тимер фикерле кеше. Сез безнең республика дәүләтчелеген торгызуга бик зур тарихи өлеш керттегез. Сез һәм Казан дәүләт университетының барлык юридик корпусы, юридик мәктәбе», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе 90нчы елларда Татарстанның хокукый яктан формалашуында керткән тырышлыкларын истә тотып.

«Революция елларында, ә дәүләт төзелеше алышыну – революция ул, сезнең ярдәм белән республиканың язмышын хәл итүче карарлар кабул иттек», – дип өстәде Минтимер Шәймиев һәм Борис Железнов күкрәгенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган указ нигезендә дәүләт бүләген беркетте.

«Мин ихлас күңелдән республика җитәкчелегенә югары бүләк өчен рәхмәтемне җиткерәм. Бу минем эшемә генә түгел, ә барлык юрист хезмәттәшләремнең хезмәтенә дә югары бәя дип саныйм», – дип белдерде юбиляр.

«Татар-информ»

Илшат Әминов: «Болгар радиосы» исемен саклаячак, ләкин тапшыру форматын үзгәртәчәк

«Болгар радиосы» беркая да юкка чыкмаячак, бары бераз үзгәрәчәк. Бу хакта «Яңа гасыр» телеканалы генераль директоры Илшат Әминов хәбәр итте. «Болгар радиосы» исемен саклап калачак, бары тапшыру форматын гына үзгәртәчәк. Ул «Тәртип FM» тыңлаучыларына якын төрдә булачак. Шуңа күрә безнең яңадан теркәлергә дип документлар тапшырырга җыенуыбыз хакында йөргән сүзләр нигезсез», – дип искәртте Илшат Әминов.
Бүген «Болгар радиосы» радиостанциясе офисында «Яңа гасыр» телеканалы генераль директоры Илшат Әминов һәм «Тәртип FM»ның элекке оештыручысы Марат Ибләминов катнашында киңәйтелгән утырыш булды. “Богар радиосы” хезмәткәрләренә “Тәртип FM” эшчеләре кушылу мөмкинлеге турында хәбәр ителде. Шул ук вакытта эштән алыну яисә алмашу турында сүз юк дип искәртелде.
Исегезгә төшерәбез: 1 февраль көнне “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров республика җитәкчелегенең танылган татар телле “Тәртип FM” радиосы тирәсендә урнашкан хәлгә мөнәсәбәтле шөбһә белдерүен искәрткән иде.
“Элек “Татмедия” белән эшләгән безгә иптәш булмаган аерым иптәшләр безнең ресурсны да файдаланып, уңайлы сылтау белән татар телендә тапшырды булып чыкты. Алар ешлык алды, аннары темага реклама компаниясе ясап, аны сатып җибәрде”, – дип белдерде ул. Һәм шунда ул өстәп әйтте: “Хәзер Татарстан өчен радиостанцияне саклау вариантлары, карарлар бар. Тиздән без аларны игълан итәрбез”.
Чыгу юлы чыннан да табылган ахры. Ул коллективны да, тыңлаучылар яратып өлгергән форматны да саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.
«Татар-информ»

Минниханов о ТФБ: «Решение о санации – это будет лучший вариант»

Причиной, приведшей к кризисной ситуации с Татфондбанком, стали события 2014 года. Многие финансовые институты с невысокой ликвидностью испытали трудности.

Рөстәм Миңнеханов: Милли сәясәт — төрле дәрәҗәдә актив эшләүне таләп итүче мәсьәлә

Татарстан Россиядә яшәү һәм эшләү өчен кешеләрне үзенә җәлеп итә торган төбәкләрнең берсе. 2011-2015 елларда республикага миграция агымы 1,7 тапкырга арткан. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казан Кремлендә узган Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында белдерде.
clipboard394

“Республикада миграция cәясәтендә муниципаль дәрәҗәдәге төп бурыч – Татарстанга килгән кешеләрне социаль-мәдәни яктан адаптацияләү», — диде Рөстәм Миңнеханов. Кешегә урнашырга ярдәм итү, тел һәм мәдәниятенә хөрмәт белән карау тискәре күренешләрне булдырмаска булыша, дип исәпли ул.

“Татарстан тарихи яктан күпмилләтле булды һәм шулай булачак та. Бу бөтен районнарга да кагыла. Төбәктә милли сәясәтнең асылы – Татарстан халыкларының милли йөзләрен сакларга ярдәм итү. Әлеге эш һәр дәрәҗәдә башкарылырга тиеш. Бу — милләт һәм динара тынычлыкның, республикадагы тынычлыкның нигезе”, — дип искәртте Татарстан Президенты.

Хәзерге вакытта Татарстанда профильле өч программа һәм тагын алты өстәмә программа тормышка ашырыла. Аларның бер өлеше быел тәмамлана. Бу киләчәккә яңа бурычларны билгеләргә кирәклеген аңлата, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

“Татар-информ»

«Татарстан тарихы» җиде томлыгын эшләү буенча 15 еллык эш төгәлләнде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты оешуның 20 еллыгына багышлап, фәнни басмалардан төзелгән күргәзмә белән танышты. Әлеге экспозиция Татар халкы дәүләтчелеге һәм Татарстан Республикасы тарихы музеенда урнашкан.

“Без 20 елда нәшер иткән меңнәрчә китаплардан бирегә үзебез өчен өстенлекле булган темалар буенча иң әһәмиятле 150 басманы куйдык. Безнең иң мөһим хезмәтебез, билгеле, менә бу җиде томлык”, – дип билгеләп үтте ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, әлеге академиянең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаил Хәкимов Татарстан Президенты һәм Татарстан Дәүләт киңәшчесен каршы алып.

4

“Татарстан тарихы” җиде томлыгын нәшер итү өстендә эш 15 ел вакытны алды, анда Татарстан, Россия Фәннәр академиясе, Европа, АКШ һәм Кытайдан исемнәре дөнья күләмендә танылган 200дән артык галим катнашты, диде Рафаил Хәкимов. Бүген ышаныч белән әйтә алабыз: проект тормышка ашты. Һәм һәр дәүләтнең дә үзенең тарихын өйрәнүдә шуның кадәр күләмле һәм тулы академик басмасы бар дип булмый, дип искәртте.

“Аңлау өчен белергә кирәк. Бу хезмәт өчен рәхмәт. Менә хәзер чагыштырмача зур булмаган бүлмәдә шуның кадәр күп тарих тупланган. Һәм бу галимнәрнең киләчәк буыннарына бик зур мөмкинлекләр ача: иҗат ит, тикшерен, өйрән”, – дип басым ясап әйтте Минтимер Шәймиев “Татарстан тарихы”/”История Татарстана” басмаларын әзерләүчеләргә мөрәҗәгать итеп.

“Һәркем үзенең тарихын белергә тиеш. Әгәр тарихны белмәсәң, үзеңнең киләчәгеңне планлаштырып булмый. Гаять зур эш башкарылган. Һөнәри дәрәҗәсе бик югары булган коллектив формалашкан. Без ниндидер имеш-мимешләргә таянган түгел, ә документлар белән расланган фундаменталь хезмәтнең нәтиҗәсен күрәбез. Һәм, билгеле инде, без тарихыбызны, мәдәниятебезне, динебезне формалаштырган шәхесләрне ачабыз. Бу бик мөһим”, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Ирешелгәннәрдә тукталырга иртә: тарихның тирәнтен өйрәнүне таләп иткән битләре әле шактый, диде ул. Аерым алганда, үз вакытында бөтен ислам дөньясында танылган һәм хөрмәт ителгән Идел буе Болгар дәүләтенең һәм Татариянең дини тәгълиматлар мәктәбе дә, Кырым татарлары тарихы да, Россия белән Төркия мөнәсәбәтләренең тарихи аспектлары, дип өстәде ул.

Тарих институтында моның буенча эшлиләр, диде Рафаил Хәкимов. “Дәвам буларак Себер, Урал ягы татарлары тарихын яздык һәм башкалар – эш дәвам иттерелә. “Торак пунктлар тарихы” дигән яңа проект башлап җибәрдек. Ул безнең өчен бик мөһим, чөнки бөтен Татарстан тарихы кайдадыр авылда, шәһәрдә, районда да уза”, – дип билгеләп үтте директор.

Оксфорд университеты һәм Европа югары уку йортларының әйдәп баручы гаимнәре белән берлектә “Дөнья тарихында Алтын Урда”/”Золотая Орда в мировой истории” китабы язып нәшер ителде. Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Кырымдагы филиалы әзерләгән Кырым татар халкы һәйкәл-истәлекләре турындагы хезмәт тә җитди кызыксыну уятты.

Тарихчыларның иң әһәмиятле хезмәтләрен, беренче чиратта Татарстан дәүләтчелеге тарихына кагылышлыларын, Рөстәм Миңнеханов электрон форматта рәсми интернет-порталларга һәркем файдалана ала торган итеп урнаштырырга тәкъдим итте. Моннан тыш, республика лидеры тагын бер йөкләмә бирде: “Җитди экспозиция төзергә кирәк: татарстанлылар гына түгел, республика кунаклары да карый алсын өчен Кремль залларында Татарстанның бөтен тарихын урнаштырырга”.

Институт хезмәткәрләре башкарган олы хезмәтне республика җитәкчелеге лаеклы бәяләгән. Әйдәп баручы галимнәр музей залында ук Татарстан Президенты кулларыннан дәүләт бүләкләрен кабул итеп алды. “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен” ордены медале хәзер институт директоры Рафил Хәкимов түшен дә бизи.

http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/03/129085/