Камил Сәмигуллин: «Мәүлидне безнең бабайлар һәрвакыт бәйрәм иткән, бу безнең традиция»

11 декабрь көнне мөселман дөньясы Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен — Мөхәммәт Пәйгамбәрнең (с.г.в.) дөньяга килгән көнен билгеләп үтәчәк. Аның Татарстандагы төп чарасы,

Г.Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре милләт асылын ни дәрәҗәдә ача? — Әлфәт Закирҗанов

«Бүген 350ләп татар әдибе бар, шуларның якынча 50се рус телендә яза. Бу галимнәр алдында сорау куя — без татар әдибе дип кемне саный алабыз?» — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Казан (Идел буе) федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, доцент Әлфәт Закирҗанов шундый мәсьәлә күтәрде.

g60

Галим әлеге мәсьәләнең күптән түгел КФУда узган “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерүгә багышланган Халыкара фәнни-гамәли форум”да кузгатылганын билгеләп узды. Башка республикалардан килгән коллегалары белән бу хакта фикер алышкач, аларда бу сорауның инде хәл ителгәнлеге билгеле булган. «Мәсәлән, Мордовиядән килгән коллегалар мукшы һәм эрзя телендә генә түгел, рус телендә язучы, әмма мордва милләтеннән булган әдипләрне дә без үзебезнеке дип саныйбыз», диделәр. Шул ук вакытта Закирҗанов милли телдә язучы мордва халкы вәкилләренең юк дәрәҗәсендә булуын да билгеләп узды.

«Татар әдибе дип без кемне саный алабыз? Бу сорауга җавап табу кыен икән. Мәсәлән, Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» әсәре ни дәрәҗәдә милли әдәбият белән бәйле? Милләтнең асылын ул ни дәрәҗәдә ача? Без аны нинди кысаларда бәяләргә тиешбез? Бу җитди сораулар, без аларга җавап эзлибез», — диде галим.

Икенче мәсьәлә дип Әлфәт Закирҗанов әдәбият терминнарының тәңгәлләштерелүен атады. «Әгәр без татар әдәбиятының һәм милли республикалар әдәбиятының милли үзенчәлеге бар, аларны исәпкә алмый мөмкин түгел, дип әйтәбез икән, аның терминологиясен эшләү мәсьәләсен дә күтәрергә кирәк. Әдәбият галиме Венера Аминова бу мәсьәләре җитди итеп күтәрде. Мисал өчен, татар әдәбиятының милли үзенчәлеге хикәя жанрында чагыла. Без хикәя жанрын рус телендәге рассказ белән тәңгәлләштереп карарга тиеш түгел. Хикәя татар әдәбиятының милли үзенчәлеген чагылдырган термин буларак кулланылырга тиеш, дип тәкъдим итә ул», — диде Закирҗанов.
«Татар-информ»