Түбән Юшады авылы тарихы

Минзәлә районының үзәгеннән 26 чакрым көньяктарак Минзәлә елгасының уң кушылдыгы булган Юшадинка елгасы янында бер авыл бар. Ул – Түбән Юшады. Бу авыл – минем туган авылым. Түбән Юшады турында китапларда да, интернетта да мәгълүмат бик аз. Безнең авылдан атаклы кешеләр чыкмаган күрәсең, шуңа күрә авыл турында язучы булмаган.