Зәйтүнә Мәүлүдованың кабер ташы

Зәйтүнә Мәүлүдова – Габдулла Тукай яратып йөргән кыз. Ул 1893 елның 18 августында Чистайда дөньяга килгән. Кызның гаиләсе 1907 елның җәендә Казанга күченгән. Ул вакытта З.Мәүлүдованың атасы Хәйдәр инде үлгән булган, әниләре, иренең исән чагындагы теләген үтәп, кызларын Казандагы рус-татар мәктәбендә укыткан. Зәйтүнә башкалада Габдулла Тукай белән берничә тапкыр очрашкан, шагыйрь аңа гашыйк булган, тик мәхәббәтен белдерергә оялган. Кызганыч ки, яшьләрнең юллары аерылган: 1908 елда З.Мәүлүдова гаиләсе белән кире Чистайга күченеп китәргә мәҗбүр булган. Соңра кызны ишан Зәйнулла Рәсүлевнең улы Габделкадыйрга кияүгә биргәннәр. Аларның газиз уллары Атилла Расих мәшһүр язучы булып киткән.