Дуслык һәм тугрылыкны тоз белән ныгытканнар

Тоз – гомумтөрки сүз. Тел белгечләре бу сүзнең этимологиясен «товар» сүзе белән дә бәйлиләр. Мәгълүм булганча, электә аш тозы (русча поваренная соль) иң күп таралган товарларның берсе исәпләнгән. Шәрык халыкларында тозны изге нәрсә дип санап, дуслык һәм тугрылыкны тоз белән ныгытканнар, аны сихер-ырымнарда да кулланганнар. Татарда тоз һәм ипи сүзләре янәшә йөри («ипи-тоз», борынгы телдә – «тоз-етмәк»).

Язучылар союзы

Союзга кермичә (гариза бирмичә) йөрүемнең сәбәпләре бар.

Беренчедән, мин Союзны изге җир дип күз алдыма китерәм. Аңа элек-электән ихтирамым зур. Союзда әллә ниткән шулерлар барлыгын белә торып шулай уйлыйм. Үземне изгеләрдән санамагач, Союзга бик ашыкмадым.

Адлер Тимергалин: «Кешеләрне кызганам…»

Гади кешеләр белән контактны бик җиңел урнаштыра идем. Хәзер кыенрак…

Белмим, нигәдер, барча бәхетсезләр, кәефсезләр миңа килеп зарларын сөйләрләр иде. Бала-чага да, йомшаклыгымны бик тиз сизеп алып, сыртка менеп атланырга гына тора, ләкин, гомумән, ихтирам итә, хәтта ярсыта иде. Хәтта бер укыткан баламнан (кыз бала) соңыннан гына белдем: мин «сөйгән укытучылары» булганмын икән (авыл мәктәпләрендә физика, математика, химия һәм хәтта урыс телләре укытканым бар).

СИНЕМАТОГРАФ (Миллият сүзлеге)

СИНЕМАТОГРАФ – Француз теленнән килгән сүз – «җанлы фотография», «җанлы картиналар». Башкача – кинематограф. 1. Кинотеатр, фильмнар күрсәтелә торган бина; 2. Тулаем кино сәнгате.

Нәрсә ул типкен?

ТИПКЕН — Кояш һәм Ай тартуы нәтиҗәсе буларак, диңгез суының тәүлеккә ике тапкыр күтәрелүе, мәд. (г.), прилив (бусы русча термин). Елганы бугач яки язгы ташу вакытында суның җәелүе дә типкен дип атала, суны бугач, агымның кирегә борылуын шулай ук типкен диләр. «Татар теленең диалектологик сүзлеге» (1993).

ТӘСБИХ (Миллият сүзлеге)

ТӘСБИХ г.1. Шул ук сөбха. Гарәпчә «мактау мәгънәсендәге сүз. «Сөбхан Аллаһ!» дигән гыйбарәне кабатлау. Риваятьләргә караганда, Идрис галәйһиссәлам һәр көн 12 мең тәсбих әйтә торган булган. Валерия Порохова «Хадисы Пророка» китабында тасбиха язылышын (женский род формасын) куллана. // Агач башкайлары тәсбих әйтә акрын гына искән җил белән. Җырдан.

Теологлар: «Сөбхан Аллаһ» гыйбарәсе Аллаһның ширеге яки берәр кимчелеге, йомшаклыгы, сәләтсезлеге юк икәнен дә белдерә», — диләр.

ТӘКЪДИР (Миллият сүзлеге)

ТӘКЪДИР г.1. Фәләк, язмыш, күрмеш (диал.), кадәр; нәсыйб (насыйп), очрак.

«Тәкъдир — булмастан борын булачак нәрсәнең булуын тәгаен кылып кую димәкдер», «Аллаһы Тәгалә һәрбер нәрсәне вә һәрбер эшне булмастан борын үзенә мәгълүм булган рәвешчә тәкъдир кылып куймышдыр». «Бәндәләр һәрбер кылган фигыльләрен үз ихтыярлары илә кəсеп кылсалар да, аларга куәт бирүче Аллаһы Тәгаләдер». (Ризаэддин Фәхреддин буенча.)

ТӘГӘРМӘЧ (Миллият сүзлеге)

ТӘГӘРМӘЧ — «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә: «Күчәрдә әйләнеп, арба, автомобиль, вагон һ.б.ны хәрәкәтләндерергә хезмәт итә торган (кигиле яки тоташ) түгәрәк; көпчәк». Тау ягы керәшеннәре сөйләшендә – йөгөртмә.

Миллият сүзлеге: тәрҗемә

ТӘРҖЕМӘ г. — бер телдән икенче телгә күчерү, авыштыру, аудару. Рәҗәмә (кaйтaвaз, кайтып яңгырау, эхо) тамырыннан. // Xəрфиян тәрҗемә, хәрфи тәрҗемә — хәрефкә хәреф (сүзгә-сүз) тәрҗемә (русча — буквальный перевод, дословный перевод). Тәрҗемәче — тылмач, телмәрче, тәрҗеман. Синхрон тәрҗемә — турыдан-туры телдән тәрҗемә (мәс., дипломатиядә тылмачлык).

Миллият сүзлеге: агачат

АГАЧАТ — башкортта: киребеткән, үҗәт ат. Димәк, төркиләрдә «агачатка атландыру» фразеологизмының туры мәгънәсе дә булган икән. //Агачатка менмә, сабыйга тимә, күккә сөянмә — мәкаль. ...Кайвакыт мәҗнүн кеби көлмәс вә шатланмас идем, — Син агачат өстенә атландыручы булмасаң. Тукай.