«Онытты дип, дустым, тиргәмә»

Ерак калдың — үткән көннәрдә.
Онытты дип ләкин тиргәмә,
Йөрәгемдә саклыйм төсеңне,
Үзем белән йөртәм гел сине.

Яшьлекне соң онытып буламы!
Кояш сыман, инде дөньямны
Җылытса да күптән бүтәннәр,
Яктылыгын җуймый үткәннәр.