Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Муса разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Ике салкын вакыт намазын укыган адәм җәннәткә керер: иртәнге һәм икенде».

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Адәм углы сәҗдә аятен укып сәҗдә кылса, шайтан читкә аерылып китеп елар һәм әйтер: «Нинди зур нәдамәт (үкенеч), Адәм углы сәҗдә белән боерылды, сәҗдә дә кылды, аңарга җәннәт булды. Мин дә сәҗдә белән боерылдым, тыңламадым. Миңа тәмуг булды», – дияр».

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әл-Бәра разыйаллаһу ганһү риваять итә. «Рәсүлуллаһның «ястү» намазында «Үәттиини үәз-зәйтүүүн» сүрәсен укыганын ишеттем. Башка беркемнән дә ул күркәм тавышны ишетмәдем».

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Җомгадан җомгага, Рамазаннан икенче Рамазанга хәтле зур гөнаһлардан саклану булса, биш вакыт намаз – шуларның араларында булган гөнаһларга кәффарәт».

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Габдулла бин Габбас разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Иләнмәгән чи тире, исе һәм нәҗес юеше бетерелсә, пакь булыр».

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әнәс разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам бәдрәфкә кергәндә әйткән: «Аллааһуммә инни әгуузубикә минәл хубси вәл хабә’ис» («Йә Аллаһ! Сыенамын Сиңа ир шайтаннар зарарыннан һәм хатын шайтаннар явызлыгыннан»).

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбу Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Намазында тәһарәте бозылган кешенең, тәһарәтле булганчы, намазы кабул булмас».

Ибн Гомәр разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Хәрам малдан сәдака кабул булмаган кебек, пакьлектән (тәһарәттән) башка намаз да кабул булмас».

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Бер адәм белгәненнән соралып җавап бирмәсә, Кыямәт көнне ул адәмгә утлы йөгән кидертерләр».

Ибн Мәсгуд разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Аллаһ бездән ишеткән нәрсәне ишеткәненчә ирештерүче ирнең йөзен нурлы кылсын. Күп вакытта ирештерүчеләр ишетүчедән аңлырак буладыр».

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Ислам гарип хәлдә, ягъни аз юлдашлы булып ачылды. Яңадан, ачылганы кебек, гариб булып кайтыр. Ни сөенеч ул гарибләргә, ягъни исламда сабит (нык) торучыларга гариб (зәгыйфь) заманда».

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Габдулла бине Гомәр разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Олуг гөнаһлар: Аллаһка ширек кылу (тиңдәш тоту), атаананы рәнҗетү, кеше үтерү, белә торып ялганга ант итү (шаһитлык бирү)».