Бала (хикәянең ахыры)

Бала (хикәянең башы)

Бала (хикәянең дәвамы)

Менә станциянең платформасы күренде. Аның алдында кызыл эшелон тора, ул хәзер кузгала булса кирәк — кешеләрнең ашыгып вагоннарга менүләре күренә.

Зариф станциягә килеп җитте, йөгереп платформага чыкты һәм тирә-ягына карарга өлгерә алмады, кара киемле ябык бер рус хатыны:

— Балам! — дип кычкырып, Зарифка ташланды. Бала:

— Әнием! — дип, бөтен гәүдәсе белән хатынга сузылды, һәм Зариф баланың үз кулыннан киткәнен сизми дә калды.

Әмирхан Еники. ТЫНЫЧЛАНУ

…Көне… Иртәнге сәгатьтән үк бөркү эсселек үзен шул чаклы сиздерә дә башлар икән. Гаҗәп! Хәтта төне дә җиңеллек китермәде – суынырга өлгермәгән таш йортлардан, таш урамнардан, тузан исен