Шәриф Камал: уйланулар

Борынгы кыргыйлар күрше халыкларга һөҗүм баскынлыкларын утлавык өчен көрәш максатларына нигезләсәләр, хәзерге немец-фашистик кыргыйлары, шул ук максатларга «тормыш мәйданы» өчен көрәш исеме биргән хәлдә, бандитлыкның төп хасияте – үтерүчелек, талаучылык җинаятьләрен иң тупас, иң әшәке һәм җирәнгеч ноктага җиткереп үтиләр.

***

Халыклар борын-борыннан үзләренең йорт-җирләрен басып алучы һәм шуңа омтылучы явыз дошманнарын, үзләренең хикмәтле иҗат җимешләре – әкиятләрендә чирканыч, зәһәр аждаһа итеп чагылдырганнар. Ул хәшәрәт, әлбәттә, коточкыч усал була: һәркөн берәүне ашый да тора. Ә халыкның инде моңардан бөтенләй коты алынган. Бары, кем кайчан ашалырга тиешлек турында тәртипне югалтмас өчен, кизү билгеләүдән башка чарасы калмаган! Ләкин чара табыла: халыкның бәхетенә каршы, бер батыр егет килеп чыга. «Дөньяны ашыйм!» – дип җикереп торган аждаһага каршы көрәш ача ул. Аждаһаның җиде (тугыз яисә унике) башын ул берәм-берәм кырып бетерә. Шулай итеп халыкны һәлак булудан коткара. Әкияттәге батыр егет халыкның аңлы күмәк көченә киная итеп алына, аны шулай дип аңларга кирәк. Ә аңлы күмәк көч үзенең хаклылыгына ышанып көрәшә икән, ул җиңелми, һәрвакыт җиңә.

***

Матур әдәбиятка бәя куйганда, иң башта без аның «чын»лык, табигыйлек һәм тормыштагы хәлләрнең, вакыйгаларның ни дәрәҗәдә күңел төбәрлек сызыкларын ала белү ягын күздә тотабыз. Әсәрне шушы яктан үлчәү – тәнкыйтьче, әдәбиятчы үлчәве генә түгел, һәрбер укучы, һичшиксез, шушы әйтелгән якларның җитешлек яисә җитешсезлегенә карап, күбесенчә үзе дә, эшнең нәрсәдә икәнлеген сизмичә, әсәргә бәя куя, ярата яисә яратмый.

,