Артык бәбкә

Кече улы Наил Вазифа апаның уң кулы иде. Үзе көне-төне колхоз эшендә. Йорт эшләрен карау да, кош-кортны ашату-тәрбияләү дә малай өстендә.

Беркөнне кичкә каршы каз бәбкәләрен су буеннан алып кайтып килә Наил. Елый-елый ярсып беткән балакай.

Саран теща (мәзәк)

Хатынның анасын урысчалатып теща дип йөрттеләр безнең якларда. Бер танышым сөйләде. Шулай бервакыт күрше авылга тещаларына кунакка баралар болар хәләл җефете белән.

Авырып урында ятса да, кызы белән киявенең парлап чәй эчкәннәрен чаршау ярыгыннан гына күзәтә карчык. Кызын үз янына чакырып ала да:

– Кияү чәенә өч шакмак шикәр салды. Эрегәнче берсен ал әле тизрәк‚ – дип пышылдый икән тегеңә.

«Ат барысын да белә, диләр бит»

Күрше Башкортстанның Бакалы базарыннан кайтып киләм шулай. Тарантаста берүзем. Атым әйбәт, мәктәпнең күк алашасы, дилбегә дә кактырмый, үз көенә генә юырта да юырта. Үзем дә ашыктырмыйм, куаламыйм бахбайны. Көн матур, хозурланып, тирә-юньне күзәтәм. Раевка һәм Килькабыз авыллары арасында бер ялгыз хатын кул күтәрде. Утырттым. Матур гына гәүдәле, төскә-биткә бик чибәр, урта яшьләрдәге марҗа бу. Аны утыртуым булды, атым урыныннан да кузгалмый гына бит, каһәр. Тарткалыйм-суккалыйм‚ ыжламый да. Аптырап калдым, инде ун ел чамасы шушы атта йөреп, мондый хәлнең булганы юк иде ләбаса!

Шулай да булгалый

Без ул чакта шәһәр базарыннан ерак түгел генә үзебезнең агач өебездә яши идек. Йортыбыз зур, якты. Өч зур тәрәзәсе урамга карап тора. Өстәвенә, тәрәзәләр бер генә катлы, безнең өйдә сөйләшкәнебез урамга ишетелеп тора. Әле ул чакта бурлар да юк диярлек иде. Шулай да бервакыт төнлә белән тәрәзәгә сугып киттеләр. Ике зур өлге челпәрәмә килгән иде. Йөгереп, урамга чыктым, урам тып-тын, беркем дә юк.

Иртән-иртүк пыялачы абзыйга йөгердем. Озак көттермәде абзый. Килеп, пыяла куеп та китте. Бушка түгел, әлбәттә.