«Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү» Халыкара фәнни-гамәли конференция узды

Бүген, 23 декабрь көнне, ТР Фәннәр академиясендә «Төрки дөнья театры: үсеш юлларын билгеләү» Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Әлеге чарада Россиянең һәм төрки илләрнең театр юнәлешендәге күренекле фән эшлеклеләре, ТР Фәннәр академиясе институтлары, Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан дәүләт мәдәният институты, фәнни оешмалар, театр сәнгате белән бәйле уку йортлары, ТР дәүләт оешмалары, ТР Милли музее, Татарстан Язучылар берлеге, матбугат вәкилләре, архив хезмәткәрләре, аспирантлар, студентлар катнашты.