Соңгы хыянәт (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укыгыз

Илгизә Линар абыйсын күз алдына китерергә тырышты. Ниләр кичерде икән ул? Үзенең кирәксез әйбер сыман ташлап калдырылуын аңлап алгач, йөрәге ярылмаган? Башына нинди уйлар килде икән? Нәфрәт, рәнҗеш тулы күзләре белән артларыннан карап калганмы? Юк, күзләрен яшь каплагандыр, мөгаен… Башка авырулар каршында әллә нинди мәсхәрәле хәлдә калуына хурланып, гарьлегеннән илереп елар чиккә җиткәндер дә, офицер ныклыгы белән тeшeн кысып, тeлcез-өнсез калгандыр… Ташландык ир, ташландык ата… Ни җаннары белән чыгып киткән ул хатын-кыз затлары? Соңгы тапкыр нинди сүзләр әйтеп? Башка беркайчан да күрешмәячәкләрен сизепме, сизмичә дәме? Мәңгегә хушлашу шулай рәхимсез һәм үзәк өзгеч була микәнни? Тилмереп карап калган күзләрдән качар өчен, адымнарын кызулатканнармы? Юк, алар иң элек телефондагы бөтен номерларны «сөрткәннәр»: китеп өлгергәнче эләктерә күрмәсеннәр диптер инде. Аннары инде туп-туры Домодедово аэропортына юл алганнар: Мәскәүдән Владивостокка рейслар дистәләп! Линар абыйның документлары үзендә булсачы!Пенсияләрен алуны да баш-аягы белән хатынына ышанып тапшырган иде бит инде ул. Нишләргә? Эшне каян башларга? Ничек тә шалтыратып тынычландырырга кирәк. Тик… номеры шулай ук сүнгән. Юллар табып, табибына чыкты Илгизә. Аның сүзләре әле һаман өзек-төтек кенә хәтерендә кабатланып тора. «Паспорты үзе белән…» «Аңа яхшы тәрбия кирәк…» «Бүген менә ашаудан да ваз кичкән…» Их, очыплар гына барып алып кайтырга! Кичегергә ярамый!

Соңгы хыянәт (хикәя)

Сөйләсәң, кеше ышанмаслык бу хәлләр, бу вакыйгалар шомлы детективтан һич ким түгел иде. Юбилей белән котлаудан башланган гамәл әллә нинди чоңгылларга төшерде: билгесезлек, телдән яздырырлык хәбәрләр, чарасызлык, ахыр килеп, югалту ачысы…

Сәер килен

Илгизә өчен Линар абыйсы якын, бик якын туган, әлбәттә: әтисенең яраткан төпчек энесе бит. Мәктәптә «бишле»гә генә укыган, оста шахматчы, чаңгычы булган, сугыштан соңгы 50 нче елларда, очучы булам дип, хәрби училищега китеп барган… Шул ук вакытта ерак та ул, әллә кайда томaн артларында сыман: гомере буе Ерак Көнчыгышта, отставкага чыкканчы, офицер булып хезмәт итте. Сирәк-мирәк хатлары килеп торды. Фотоларын да җибәргәли иде. Штирлицка охшаган кыяфәтле, йолдызлы погонлы матур бер хәрби. Үзе генә дә, хатыны һәм кызы белән дә ике-өч елга бер туган якларга кайткалап китүләрен әле дә хәтерли Илгизә.