Курай тавышы (хикәя)

Мин ата-анамны белмим.
Аларны бик шәп киенгән сурәттә фараз кыла идем.
Гүя алар бик шәфкатьле, бик матурлар… Тик икесе дә хәлсезләр… Әллә нинди, караңгылы-яктылы бүлмәдә бик әкрен, бик көчкә генә сөйләшәләр, сүзләре аңгарылмый… Морҗада җил сызгырып тора, һәм куркынычлы, һәм моңлы курай уйнаган тавыш ишетелә… Яисә алар әллә кайда кырда, бер-берләреннән ерак яталар. Тагы ук хәлсезләр… Өсләренә нечкә чаршаулар ябылган, күтәрелеп үрелеп торалар… Чаршауларны җил селкетә, җил сызгыра… Караңгы… Курай тавышы ишетелә, кем уйнаганы күренми…