Остазым Рәдиф Гаташ турында

Галимә һәм шагыйрә Чулпан Зарипова-Четин остазы Рәдиф Гаташ белән. Казан, 1994 ел

Күренекле татар шагыйре Рәдиф Гаташ татар, төрек һәм Ауропа әдәбиятларының иң матур, иң бай традицияләрен үрнәк итеп алып, менә инде алтмыш елдан артык армый-талмый шигырьләр язып, безләрне сөендереп яши.Мондый язмыш бик сирәк шагыйрьләргә генә насыйп буладыр дип уйлыйм. Күренекле татар язучысы һәм әдәбият белгече Галимҗан Ибраһимов сүзләре белән әйтсәк, «анасыннан шагыйрь булып туган», бөтен торышы, тышкы кыяфәте һәм рух халәте белән Байрон һәм Сәгыйть Рәмиев кебек гыйсьянчы шагыйрьләрне хәтерләткән Рәдиф Гаташ шигырьләрендә татар халкына, Ватанына, матурлыкка һәм мәхәббәткә мәдхия укый. Һәр буында үз укучысын таба белгән шагыйрь татар милләтенең шанлы үткәне белән горурланып, аның бүгене турында кайгырта һәм киләчәге турында күрәзәлек итәргә тырышып, тирән мәгънәле, чынчынлап милли шигырьләр иҗат итә.