Эчеңнең матурлыгы

Бер кеше үзенең наданлыгын белмичә бер хикмәткә керешсә яисә матур-матур киемнәр киенеп, галим вә белекле кешеләр арасына керешеп сүз сөйләшә башласа, хәзер наданлыгы беленеп, саескан кеби кем икәнлеге аңланыр. Шуның кеби адәм баласына да тышыннан гына матурланып яисә үзе белмәгән нәрсәләрне, беләмен, диеп йөрергә ярамыйдыр. Тышыңны матурлаган кеби эчеңне дә матурларга кирәк буладыр. Тыштан матур булган кеби күренеп, эчтән каралып йөрергә ярамыйдыр.

Ялган сөйләшмәк

Ялган сөйләшмәк — бик яман холык вә гакылсызлыктыр. Ялганчы бала – Аллаһы Тәгаләнең һәм ата-анасының вә хәлфә, вә башка кешеләрнең дошманыдыр. Ялган сөйләшүдән бик саклану тиештер. Үзең бик зур начарлык кылсаң да, ялган сөйләшмәсәң, тугрылыклы булсаң, нинди начар эштән дә котылырсың. Ялган сөйләүче олуглар каршында һәм иптәшләре каршында кадерсез вә игътибарсыз булыр. Ялган сөйләшергә өйрәнгән кешенең күп вакытта ялганчылыгы сизелеп, оятка калыр. Кешеләр алдында ялган сөйләшеп оятка калу кеби дөньяда һич зур гаеп юктыр. Имди һичбер вакытта ялган сөйләшергә вә кешене алдарга өйрәнмәңез. Тугры сүзле булыңыз, бер мәртәбә ялганчылыгыңыз чыкса, мең мәртәбә дөрест сөйләсәңез дә, сезнең сүзләреңезгә ышанмаслар.

Уку китабы

Революциягә кадәр мәктәп-мәдрәсәләр өчен басылган дәреслекләр – педагогик мирасыбызның аерылгысыз бер өлеше. Шуларның берсе – Хөсәен Әбүзәров1 төзегән «Уку китабы». Дәреслек «Мәгариф көтебханәсе»ндә басмага әзерләнеп,