МИНЕМ УКУЧЫМ — ПРЕЗИДЕНТ!

Дәфтәр, йолдызлар һәм фараз

Минтимернең бала вакыты авыр чорга, авыр заманга туры килде…

Эт шомырты җыя идек – язу карасы өчен. Хәзерге авторучкалар юк бит ул чакта. Шомыртны кайнаткач, зәңгәр кара чыга иде. Шуңа манып яздык инде. Корымнан да кара ясаган чаклар булды. Укучы санына карап перо (каләм) бирәләр иде. Каз каурыйларыннан каләм ясадык. Дәфтәргә дә кытлык. Минтимер матур язуга дип бирелгән дәфтәргә йолдызлар ясаган. Минтимер, нишләп, минәйтәм, матур язу дәфтәреңә йолдызлар ясадың, дим. Шулхәтле дәфтәрне бетерәләрмени, дим. Үземчә орыштым инде үзен. Кечкенәдән сабырлыгы үзенә җитәрлек. Сабыр гына әйтә бу: «Апа… ни бит… күктә бернәрсә дә юк бит… Чип-чиста бит… Йолдызлар – чиста күктә… Минем дә чиста дәфтәргә йолдызларны ясыйсым килде», – ди.