«Кайчандыр ишекләр ябылыр…»

Кайчандыр ишекләр ябылыр.
Ачылмас яңадан. Берсе дә.
Онытып калдырган киемең
Югалыр сөйкемле күршедә…
Кайчандыр ишекләр ябылыр.
Ачылмас яңадан. Берсе дә.
Онытып калдырган киемең
Югалыр сөйкемле күршедә…
…Әкият көтәм…
Беләм: сихри бер тын кичтә
Тирә-юньдә бар да үзгәрер:
Апрель җиле белән умырзая
Синнән Миңа Сәлам җибәрер…
Сине көтәм.
Җир шарының башка ягында
Беләм, син бар. Син булырга тиеш.
Анда җилләр барып җитә ала,
Бәлки, яңгыр. Ява арган килеш…
«Үзгәртә лә дөнья кешене», — дип,
Сөйли иде әби элегрәк.
Аңлый алмый әби әйткән сүзне,
Җавап бирә идем көлебрәк:
«Олыгаям инде мин дә», − диеп,
Син уфтанма әле, күңелем!
Аңлыйсың ич маңгай сырларыннан
Атлап чыгу мөмкин түгелен…
Сине көтәм.
Җир шарының башка ягында
Беләм, син бар. Син булырга тиеш.
Анда җилләр барып җитә ала,
Бәлки, яңгыр. Ява арган килеш…
«Оныткандыр», − диеп уйлыйсыңдыр,
Дәшмәвең дә, бәлки, шуңадыр…
Сагынып җырлаганны белмисеңдер.
Күңелеңә сагыш тулгандыр…
Ут бар әле тәрәзәмдә. Ут бар.
Күшеккәндә җәйге салкыннан
Җылынырга син кер.
Нинди хәсрәтең бар, борчуларың –
Һич тартынып тормый миңа
Барысын да җиткер…
Кайчакта, өзелеп, ҮЗЕМНЕ сагынам –
Елмайган, шатланган көннәрне.
Төренеп хыялга, бернинди борчусыз
Кемгәдер омтылган, ашкынган төннәрне…
Мин — тылсымчы. Кулым изәвеннән
Ромашкага әверелер ак карлар.
Күз алдымда урман җәйгә керер.
Салкын җилләр тынып туктарлар…