Горурлык (хикәя)

Яшел үлән өстендә, ике-өч көн генә элек дөнья яктысын күргән яшел йонлы каз бәбкәләре аяк терәп чирәм йолкырга азаплана.

Кояш та бераз күтәрелергә өлгергән икән инде. Вак төркемнәргә бүленгән чебен гаскәрләре күренә башлады. Тиздән авыл читендәге яланның аргы башы халык белән тулачак. Тиздән… Бүген бит Сабан туе.