Кыз вә хатыннарның карендәшләренә каршы вазифалары вә гомуми эшләре

Карендәш ыругларга килсәк, ничек ата-анагызны сөяргә вә хөрмәт итәргә тиеш булса, аларның якыннары булган карендәшләр дә хөрмәт вә мәхәббәт, хезмәт вә итагатькә лаек булачаклары билгеледер. Болар арасында олуг булганнарының кулларын үпмәк, хәлләрен белергә вә күрешергә бармак, авыру булсалар, кулдан килгән кадәр карамак, хезмәтләрендә булмак, аларны юатмак, күңелләрен табарга тырышмак, мохтаҗ булсалар, ярдәм итмәк, ничек кенә булса да аларга яхшылык кылмак – карендәшлекне күрсәтмәк лязимдер.

Кыз вә хатыннарның ата-анасына каршы вазифалары вә гомуми эшләре

Гәүдәбезнең хасил булуына сәбәп булган ата-аналарыбызны артык сөймәк вә аларга никадәр күп кадер вә хөрмәт кылмак лязим булачагын һәрбер вөҗданлы адәмнең белүе шөбһәсездер. Бер ана баласын дөньяга китерә, тереклегенең куәтеннән бер кисәк булган сөте берлә аны туйдырыр. Кочагында үстерер, сөекле йөрәк җимешенең рәхәте өчен татлы йокыларын, бөтен рәхәтлекне куяр. Аның тәрбияле вә бәхетле булуы өчен җан вә йөрәгеннән тырышыр. Аның өчен чикмәгән җәфасы, итмәгән фидакярлеге калмас. Тереклегенең соң сулуына кадәр аны сөяр. Баласы бераз авырса, аның сәламәтлеген кайтарыр өчен бер тоташтан чапаланыр. Аңа һәр заманда җаным дип дәшәр. Аның бу сүзе бик тугрыдыр, чөнки балалар ананың тәненнән, җаныннан бер кисәктерләр. «Җәннәт – аналарның аяк астындадыр», – хәдис шәрифе аналарның никадәр артык хөрмәт вә мәхәббәткә лаек идекен күрсәтер өчен җитәрлектер.