Казанда Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар

Бүген Казанда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу мәрасиме узды. Тантанада җырчының иҗатташ дуслары, тамашачысы һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

Татарстанда 34 градуслы эсселек көтелә

Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен булуы ихтимал. 

Бүген Татарстанда кабат аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Алмашынучан болытлы һава көтелә. Көндез республикада урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшенле яңгыр явачак.