Саҗидә Сөләйманова. Ялгыз торна

Йөрәкне ярырдай итеп пароход кычкырта. Нәрсә күреп шултикле улый ул? Ансыз да Мәрфуганың үкереп елыйсылары килә.
Яр кинәт, пароходтан кубып, артка чигенә башлады. Ярда Мәрфуганың улы Әнәс белән кызы Әлфия кул болгап торалар.