Менә, ичмаса, җыен: «Ак калфак»лыларның Зәйдә күргәннәре

Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бик вакытлы һәм урынлы оешты. Татар халкының бәйрәм-йола, гореф-гадәтләре, авыллар тарихы һәм яшәешен өйрәнүгә йөз тоткан оешманың күчмә утырышлары республика районнарын колачлый бара. Моның белән милли хәрәкәт җанлана, милләт сагында торучы хатын-кызлар активлаша, мөһим эштә бергәлек, эзлеклелек калыплаша. Чираттагы шундый утырыш республика, Россия төбәкләре һәм чит кыйтгалардан килгән 100 кешелек делегация катнашында күренекле якташларга бай, икмәкле-чөгендерле матур табигатьле Зәй җирлегендә узды.

Утырыш эше “суккан палас өстендә йомры калач” шигаре астында узып, истәлекле, хәтердә уелып калырдай, гыйбрәтле мизгелләргә бай булды. Район авыллары элек-электән игенчелек, терлекчелек, һөнәрчелекне алга сөргән, икмәк галиҗәнапка исә хөрмәт аеруча зур булган. Гомумән, утырышның башыннан ахырына кадәр халкыбызның матур, үзенчәлекле бәйрәм-йолалары, авыл тарихы-яшәеше, күренекле шәхесләре кызыл җеп булып сузылып барды.

Әлеге утырышның Зәйдә узуы очраклы түгел, район эшлекле, яшәеш, ил тоткасы булырдай, милләтҗанлы хатын-кызлары булу белән аерылып тора. Аларның гаилә, әхлак, тел, гореф-гадәтләр һәм мәдәният сакланышында роле биниһая зур. Гаиләдә генә түгел, иҗтимагый тормышта та алар актив. “Ак калфак” җирле оешмасы дүрт ел элек шундый активлардан тупланып, асыл үрнәкләре белән милли хәрәкәт башында тора. Аккалфаклыларны хәрәкәттәге армия, дияргә тулы җирлек бар, аның башында өч бала анасы, милләтҗанлы мәдәният хезмәткәре Энҗе Әхмәтҗанова тора. Җирле оешма эшчәнлеге районның барлык тармакларына үтеп керә бара. Оешмасы әгъзаларын төп эш итеп калфаклы итүгә иреште. Буыннар чылбыры бербөтен булып торсын, өзелмәсен өчен эшне балалар бакчаларыннан башлап, мәктәп, политехник көллият, учреждениеләр, мәчет, Ялчыгол уку үзәгендә дәвам ителә. Шулай итеп, әлеге уңайдан эш-гамәлләр эзлекле бербөтен итеп алып барыла. Аккалфаклылар эшчәнлегендә тоткан кыйбласына тугры калып, яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чаралар аша татар телен, мәдәниятен үстерү, йола-гадәтләрне җанландыру, динебезнең асылын аңлату, көндәлек киемдә милли үрнәкләрне кертүгә ирешү, хәләл туклану, сәламәт яшәү рәвешен тарату шигаре астында алып бара.

Мул тормышта яшибез, тик күңелгә нидер җитми. Рухи яктан баймы, бердәмме без?.. Әби-бабаларыбыз бердәм булып, хәзинәдәгесен бүлешеп яшәгән, зур эшләрне өмә итеп башкарган, йола-гадәтләрне үтәгән, бәйрәм иткән. Ә бит йола-бәйрәмнәр олысы-кечесен берләштерә, бер-беренә якынайта, иң мөһиме, кеше анда үз күңелен үзе ача. Зәйдә узган утырышта да килгән кунакларны халкыбыз бәйрәмнәре, гореф-гадәтләрен, авыллар үткәне һәм яшәешен күрсәтүгә, күренекле шәхесләр белән таныштыру максат итеп куелды. Һәм моның белән авыл туризмы да үстерелә. Кунаклар күңелендә матур мизгелләр, җылы дустанә хисләр калдырган, багланышлар булдырган искиткеч сәфәр кылынды Зәй җирлегендә.

Ипи дә пешердек, сөт тә аерттык

Сәяхәт борынгылыкны саклаган Имәнлебаш авылыннан башланды. Авылның исеме җисеменә туры килеп тора. Сала башында ук кул эшләре күргәзмәсе сузылган иде. Бу саланың һөнәрчеләргә бай икәне турында сөйли. Самавыр, чәйнүк, ипи-күмәч, чәй һәм шифалы үләннәрдән торган күргәзмә дә олысы-кечесе игътибарыннан читтә калмады. Бу авыл халкының кунакчыл, юмарт булуы турында сөйли.

Илгә күренекле ул-кызлар үстергән нигезләр аерым игътибарда булды. Әнә бер гаиләдә ил өчен күренекле биш кыз үстергән нигез. Ташпулаттай йорт яран гөл – әнкәй гөленә күмелгән. Әнә кошевка ясау остасы чана түренә менеп утырган. Биредә кунакларга чабата үрү буенча мастер-класс та оештырылды. Сигезенче дистәсен тутырган Миңлезәкия әби Габдерәхимова исә чабата үрү осталыгын күрсәткән фотосурәте белән дәрәҗәле, “Татарстан Республикасы тынычлык һәм татулыкта ” дип исемләнгән альбомга керде. Мәдәният йорты биләмәсендә колмактан ипи пешерү, сепарат чыгарту йоласы яңартылды. Ипи пешерү хикмәтләргә бай икән. Имәнлеләр көзен моның өчен колмак җыеп, аннан баш ясый. Әнә әби-апалар аны барлык хаситяен башкарып кунакларга күрсәтә. Колмак башыннан ясалган ипикалайларга кабарып тулды. Алар йомры кызыл булып чыкты һәм кабарып торган мендәрләргә куелды. Алардан килгән хуш исне әйтеп-аңлатырлык түгел.

Биредә сепарат аерту да йоласына туры китереп күрсәтелде. Элек авылда гадәттә бер генә хуҗалыкта сөт аерту өчен сепаратор булган, калганнар бу йортка иртән үк килеп, чират алып, сөт аерткан, нәкъ менә биредә апалар аралашкан, яңалыклар алышкан. Имәнлеләр ипи пешерү, сепарат аертуны барлык хасиятен үтәп, җанлы итеп күрсәтә алды. Кунаклар сөт өсте ягылган ипине авыз итте.

Имәнлебашта соңгы елларда язучы, галим Ялчыгол хөрмәтенә “Ялчыгол укулары” оештырыла. Кунакларга бу көнне Ялчыгол белән бәйле күренеш сәхнәләштерелде. Әйтерсең, Ялчыгол чорына кайттык, әйтерсең, якташ безнең арада. Мәдәният йортында оештырылган шамаилләр, дисбеләр, калфак-түбәтәйләр күргәзмәсе дә кунакларда зур кызыксыну уятты. Халык кунакларны авыл башына кадәр озатты.

Алдагы объект Кадер мәдәният йорты иде. Туризм маршрутындагы барлык авылларда да ипи-тоз, чәкчәк, мул табыннар белән каршы алдылар. Мәдәният йортында Тукай премиясенә ия якташлар –Рабит  Батулла, Наил Дунаев, Мөдәррис Әгъләмов иҗатына багышланган бай күргәзмә эшләде. Биредә кунакларны якын-тирә авыллар һөнәрчеләре ду килеп кул эшләре камалышында калдырды.

Төн утырып кап сукканнар

Түбән Биштә элек-электән палас, келәм сукканнар, итек басканнар, бау ишкәннәр. Биредә һәр пәнҗешәмбедә базар эшләгән, аңа күрше-тирә авыллардан да килгәннәр. Түбәнбишлеләр әлеге базарны сәхнәдә оста итеп күрсәтә алды.

Пусташитта махсус мунчала буасы булган, юкәлек (мунчала) әзер булгач, аларны ат белән тарттырып чыгарганнар. Мунчаланы станокларда кило ярымлы кап итеп сугып, төргәкләп куйганнар.

-Мәктәпкә киткәнче -15, кайткач тагын шуның кадәр кап суга идек. Күршеләр күрмәсен дип, төнлә тәрәзәләрне каплап та эшләдек, — ди сөйләп китте Сәрия апа Нәгыймуллина.

Аларның кап сугуына күз дә иярми, элекке һөнәр онытыламыни ул, ди алар, көлешеп. Элек каплар байлар заказы белән эшләнгән (аның берсе 25 тиен булган, заманасы өчен ярыйсы акча булган), алар ташкүмер тутыру, буа буу өчен кирәк булган.

Гасимә паласлары Франциядә дә бар

Кушъелгалылар ул көнне мәдәният йорты фойесын тутырып авыл һөнәрчелеген сәхнәләштереп күрсәтте. Ул кич утыру күренеше белән башланды. Ак яулыклы әбиләрнең берсе җеп эрли, икенчесе бәйли, беришләре чигә, тегә. Аларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмәсеннән күзләр камаша. Әбиләр яшь чакларында кич утыруларын кызык итеп искә ала, һөнәр һөнәрне арттыра ул, ди алар, беравыздан.

Авылның палас сугу остасы (станогы бүген дә исән) — Гасимә әби Мофаздалова, паласларым Франция, Финляндиядә дә бар, ди. Гасимә апа быел 95 яшен билгеләде, ул районның иң өлкән татар әбисе, 6 бала үстергән ике дистәгә якын онык-оныкчыклары бар. Ул мәдәният йортында хәзер «Серле йомгак» түгәрәге алып бара. Буе белән сузылган паласлар йортка илаһилык өсти.

Биредә осталар кунаклар белән чана ясау серләрен дә уртаклашты. Алар нинди генә үлчәмдә ясалмаганнар?! Чабата табанын юкә агачыннан ясау мәслихәт, ди агалар.

Менә, ичмаса, җыен

Аннан кунаклар зыялы, күренекле якташларга бай Бигеш якларына юл алды. Биредә аларны мәдәният йортында академик Мансур Хәсәновның тормыш юлы, иҗади эшчәнлегенә багышланган күргәзмә каршы алды.

Бигешлеләр җыен базары белән районда гына түгел, аннан читтә дә танылып килә. Зәйдә җыеннар уза торган була, 70нче елларда гына Сабантуй төшенчәсе керә. Мәсәлән, Бигеш якларында һәр авылда мәйданнар узып, ул атна ахырында Бигештә җыен буларак узган. Җыен алды кичендә Бигештә гадәттә җыен базары шаулап-гөрләп үткән. Анда кәрәкәслеләр — чуман, көянтә, җеп эшләнмәләре, пәнәчелеләр — алма, Бүре-Сарай һәм Тәкмәк халкы — суган, кыяр, Карман белән Югары Лоҗы — чабата, кисмәк, бигешлелеләр мал белән сату иткәннәр. Җыен базары — бүгенге көн базарының чагылышы.

Бигештә җыен базары 1965 елга кадәр яшәде. Бар да бүгенге көнгә килеп ирешкән чынбарлык бит. Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, дигән хакыйкатьтә никадәр хаклык! Безнең максат — шушы йолаларны саклау, татар халкының яшәешен өйрәнү, аны түкми-чәчми киләчәк буыннарга тапшыру. Милләт җаны йола-гадәтләрдә. Барлыйк, халыкка кире кайтарыйк аларны.

Утырыш эше “Энергетик” Мәдәният сараенда дәвам итте. Анда туган телне саклап калу, җәмгыять, гаилә, милли хатын-кызлар хәрәкәте, мәдәният, мәгариф мәсьәләләрен уртага салып сөйләштеләр.

Зәй туфрагы уңдырышлы туфрак, анда төшкән орлык шытмый калмый. Утырыш эше файдалы булсын, нәтиҗәле эшләргә этәрсен.

Менә, ичмаса, җыен: «Ак калфак»лыларның Зәйдә күргәннәре