Роберт Миңнуллин. Күпме шигырь яздым

Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым,
Сиңа атап җырлар чыгардым.
Сиңа багышланган җырлар белән
Мин халкымның җанын сугардым.
Сиңа багышланган җырларымны
Бөтен татар халкы тыңлады.

Роберт Миңнуллин. Юка иңнәреңнән кочам да

Мин бер сиңа карыйм, бер үземә…
Без бит элекке дә, түгел дә.
Ни булса да яратабыз әле
Бер-беребезне без бүген дә.
Яшь чактагы кебек дөрли-дөрли
Әле һаман яна ич йөрәк.