Җәя-кубызда ничек уйнарга?

1983 елда Казан-Мәскәү поездында, очраклы гына, 76 яшьлек Нигъмәтҗан Галимов дигән бер абзый белән очраштым. Сүз ара сүз чыгып, ул миңа үзенең җәядән кубыз ясап уйный белүе турында сөйләде. Аннан соң без алдан билгеләнгән вакыт буенча аның туган ягы – Биектау районының Дөбьяз авылында очраштык. Һәм ул үзенең умарталыгында төрле зурлыктагы кулдан ясалган берничә җәя күрсәтте. Карама агачыннан бөгеп ясалган җәя, аңа умарта кәрәзе рамына чорный торган металл кыл тарттырылган. «Өлкәннәр аны болай уйныйлар иде», – дип, бер аягы белән җиргә тезләнде һәм уң кулның имән бармагы белән кылларга сугып, төрле ритмнар уйнап күрсәтте. Икенчесе кечерәк итеп эшләнелгән, шундый ук металл кыл тарттырылган. Кече җәяне уйнаганда, аның бер башын сул кул белән тоталар, икенче башын (агач өлешен), авызга куеп, тешләргә териләр. Һәм авыз куышлыгы ярдәмендә эчтән генә көйләп, нәкъ тимер-кубыз кебек уйныйлар. Ә уң кулның имән бармагы белән кылга йомшак кына сугарга кирәк. «Бу уен коралын безнең якта «җәя-кубыз» дип тә, «кыл-кубыз» дип тә йөртәләр», – дип, үзе белгәннәрне сөйләде Нигъмәтҗан ага.

Кыл-кубыз нәрсәгә охшаган?

Кыл-кубыз – гомум төрки, ике кыллы, сызгычлы уен коралы. Кыска гына итеп ясалган сабында лад аралыклары юк. Беренче калын кыл кече октаваның ля, икенче кыл беренче октаваның ре тавышларына, кайбер очракларда ике кыл да беренче октаваның ре-соль, ягъни кварта тавыш аралыгына көйләнә. Диапазоны ике октавага кадәр. Кыл-кубыздан чыккан музыкаль тавышның төп үзенчәлеге шунда – биредә кылга да, сызып уйный торган җәягә дә (смычок) ат кылын бөтереп тарттыралар. Ике ат кылының ышкылуы аркасында шомлы, серле авазлар хасил була. Кыл-кубыз ике өлештән тора: юка тактачыклардан җыйналган кузов һәм 40 см.лы сап өлеше. Сызгычны ясау өчен агач ботагын җәя кебек бөккәннәр һәм аңа, бөтереп, ат кылы тарттырылган. Кыл-кубызны утырган килеш, тезгә куеп, басып уйнаганда исә, корсакка терәп уйныйлар.