Әллә ялгыштык микән?
Бакчаларга кердем, гөлләр өздем,
Гөл бәйләмнәре итеп тeзим дип,
Сайрар сандугачтан сорадым мин:
Сагынуларга ничек түзим? — дип.
Кара күлмәк киеп өсләреңә,
Кермә, бәгърем, кермә төшләремә,
Күңелемә авыр итәсең.
Үпкәләгән төсле, тып-тын гына,
Күзләремә карап моңсу гына,
Борыласың да тагын китәсең…
Ялгыз аккош күрдем күлләрдә,
Калтырана көзге җилләрдә.
Ялгыз аккош кебек ялгыз калдым
Кавышабыз дигән көннәрдә.
Туган йортымның утлары сүнгән,
Газиз әнкәем кабергә иңгән.
Йөргән юлларын үләннәр сарган,
Бичара әнкәм сагынып арган.
Язгы күлдәй күңелем мөлдерәмә,
Ил сакларга озатам улымны.
Күзләренә йотылып карыйм аның,
Иңнәренә куеп кулымны.
Сине күрсәм, яңа җырлар туа,
Сүнгән хисләр дөрләп кабына.
Күңелем, ахры, һаман сине сөя,
Җаным, ахры, һаман сагына.
Еракларга киттем, сине үксез иттем,
Ничә еллар ялгыз интектең.
Шул кадәрле көткәч, улың кайтып җиткәч,
Бәхилләшми, әнкәй, ник киттең?..