«Төнбоектай ак чәчкә син…»

Төнбоектай ак чәчкә син
Саташкан инешемдә.
Сөттәй ак юллар юрыйсың
Өнемдә һәм төшемдә.

Шигырь утым сүрелмәстер —
Мин бит океанга охшаш:
Күңелемнең төпкеленнән
Сүзләр чәчри — чуерташ!