Равил Шәрәфи «Әз-мәз үзем турында» (ахыры)

Язманың башын монда укый аласыз

Бөтен юклы-барлы усаллыгымны эшкә җигеп, «Чыгып китегез моннан!» – дип кычкыруымнан соң, йә чыннан да комиссия булып утыручылар залдан чыгып китә яисә үземне куып чыгаралар дип уйларга да өлгермәдем, дәррәү купкан көлү тавышларына гаҗәпсенеп башымны күтәрдем. Комиссиядәгеләрнең һәммәсе дә көлә иде. Арада Ширияздан ага барысыннан да уздырып, өстәлгә иелә-сыгыла көлә. Зур күзләреннән хәтта яшьләр дә тамып-тамып ала иде. Аның бу йогышлы көлүе мине дә эләктереп алды. Куып чыгаралар хәзер дигән шик-шөһбәләр чигенә төште, авызымны колакка кадәр ерып үзем дә шаркылдап куйдым. Ширияздан абый, көтмәгәндә җитдиләнеп: «Ярый, Шәрәфиев, коридорга чыгып тор!» – дип боерды.

Равил Шәрәфи «Әз-мәз үзем турында» (дәвамы)

Язманың башын монда укый аласыз

1952 елда ике укучыны, ягъни минем белән гел «бишле»гә генә укучы Әкрам Шәриповны, яраткан укытучыбыз Габдулла абый Яруллинга ияртеп, Казанга җибәрделәр. Габдулла абый безне Башкорт академия театрына алып барып, ике спектакль күрсәтте. Бу минем беренче тапкыр зур сәнгать белән очрашуым булды. Сөйләшүләре әйбәт аңлашылса да, күңелдә: «Ник болай сакау сөйләшәләр икән соң болар?» – дигән сорау калды.

Равил Шәрәфи «Әз-мәз үзем турында» (дәвамы)

Язманың башын монда укый аласыз

Җиләкле, өмет белән дә тулы июнь аенда сугыш башлап җибәрүчеләр минем әтием кебек гади кешеләр турында уйлап карадымы икән?! Ә менә минем әтием тылда калган хатыны, балалары, авылдашлары турында бер дә онытмагандыр кебек. Бу җәһәннәмнән нинди генә юллар белән булса да котылып кайтып, җиңү көннәрендә мактанып һәм макталып яшәрмен дигән максат та куймаган икән әти, диясем килә. Минем үземә бүгенге Җиңү көннәрен чамасыз шау-шу белән тутырулары бер дә ошамый.

Равил Шәрәфи «Әз-мәз үзем турында»

Әнинең әйтүенә караганда, мин 1938 елның язгы ташу вакытында дөньяга килгәнмен. Әгәр метрикага теркәгәннәре дөрес булып, мин чынлап та 5 апрель көнендә туган булсам, яз бик иртә килгән булып чыга бит ул елны! Туганымны хәтерләмәсәм дә, мөгаен, башка балалардан калышмаска тырышып, мин дә елап җибәргәнмендер дип фаразлый алам. Ничек инде еламаска, мин бит репрессия дигән афәтнең нәкъ котырынган чагында, юлында очраган бер адәм баласын шашынып юк итеп йөргән чакларында туганмын. Шул чорда һәлак ителгән гөнаһсызлардан бик яраткан драматургым Кәрим Тинчуринны гына искә төшерсәк тә, репрессиянең халкыбызга, сәхнәбезгә нинди коточкыч бәлаләр китергәнлеге аңлашылыр.