Себернең югалган Казаны

Тормышыбызның билгеле бер чорында күпләребез үз гаиләсе, нәсел-нәсәбе тарихы белән кызыксына башлый. Соңрак бу туган авылның тарихын өйрәнүгә дә күчәргә мөмкин. Миңа буыннан-буынга үз нәселе тарихына хөрмәт һәм мәхәббәт тапшырыла торган гаиләдә туу һәм үсү бәхете елмайды. Әти һәм әни ягыннан ата-бабаларым Омск өлкәсенең төп халкы булмавы сәбәпле, аларның бирегә күчеп килү вакыйгалары гаилә риваятьләренә әверелгән иде. Мәктәп елларыннан ук мин үз гаиләмнең тарихын өйрәнә һәм истәлекләр җыя башладым. Иң җиңеле әнием ягыннан бабаларым – мөгаллим Хәмидовларның нәсел-шәҗәрәсен өйрәнү булды, чөнки инде ул карт бабам Ризаэддин тарафыннан күпмедер дәрәҗәдә язылган. Моннан тыш, аның көндәлекләре дә сакланып калган. Нәкъ менә шушы язмалар миңа ХХ гасыр башындагы вакыйгаларны яхшырак аңларга ярдәм итте.