Сарманның Фәхерле бәете

XX гасыр башында хәзерге Сарман районының Карашай-Саклау авылында Шәңгәрәй улы Фәхерле (1886-1926) һәм Миңнеҗамал гаилә корып яши башлый. Фәхерле сәүдә белән шөгыльләнә, тик җитеш гаиләнең балалары булмый. Нәсел калырга тиешлеген яхшы аңлаган Миңнеҗамал иренә икенче хатын эзли башлый. Тирә-як авылларны барлап чыгарга иренми, хәтта яшьләрнең кичке уеннарына кадәр йөри һәм хәзерге Сарман районына керүче Сөлек авылыннан Фәрхетдин кызы Кәшифәне (10.08.1895-12.05.1962) эзләп таба. Кәшифәнең ире Беренче бөтендөнья сугышыннан кайтмаган, балалары булмый. Каратут йөзле, чибәр Кәшифә Фәхерлегә хатын булып килә, Миңнеҗамал исә аларның гаилә тормышына башкача катнашмый. Әмма, гаиләгә матди яктан авыр булганда, гел ярдәм итеп тора. Мөмкинлеге дә булгандыр, чөнки ул хәзерге Мөслим районына караучы Тугаш авылындагы хәлле кешенең кызы була.