Мирхәйдәр Фәйзи: «Татар илен сагынам мин!»

1922, июнь. Җәйләү

Хуҗабыз Исмәгыйль агай ачык, күңелле, фикерле генә бер кеше. Ул безне борчымый. Карт булса да, динле булса да, суфыйланган булып, кәефне җибәрми. Бер җитмеш яшьлек карт кереп утырып, гел кызлар, кызыклар хакында сөйләп, безне кызартып, көнләштереп чыкты.

Исеме әле билгеле булмаган бер пьеса яза башладым. (Автор кулыннан кызыл кара белән өстәлгән: «Адашкан күңел». 1926.) Хәзерге планым белән дүрт пәрдә, биш картинада булырга тиеш. Хәерле эш булсын!

«Исләремнән бер дә чыкмый!»

1922 ел, апрель. Темәс

4ендә иртә чәйгә кабартма пешерттем. Пасха бәйрәме шәрәфенә шикәр сибеп печеньеләр пешерттем.

Кич Вәкил, Кәмилә Зәйнелгабитдиноваларны, Хәмзә, Гөлҗамал, Кодрәт Батыршиннарны, Шәриф Корбангалиев, Мәрдан Яушев, Хәсән Хәлиуллиннарны, Гайфулла белән Әсма ханымны кунакка чакырдым. Хәлвә пешертеп сыйладым, малай! Күңелле булды. Яуш гармун уйнады, җырлар, биюләр, флирт, почталар, башка уеннар булды.

Мирхәйдәр Фәйзи: «Никах сәгатьләре сукмый бит!»

1922 ел, март. Темәс

1ендә Темәскә җитеп, Садыйк Чанышев фатирына төштем. Хәерле, җитеш урыннар булсын! Темәстә туклык, туганлык, дуслык, ямьлелек каршылады үземне. Тән һәм җан азыгы белән бәшарәт ителдем. Яшьләрнең репетициясе, рухи як белән дә өлешсез түгеллек белән сөенеч алдым. Җан тынычлап, Садыйк белән бергә генә ятып, сөйләшә-сөйләшә йоклап киттек.

Мирхәйдәр Фәйзи: «Ләхеткә иңдереп, кәфен аша кулын тотып аерылдым»

Әткәем Мостафа 1835 нче ел, гыйнвар 5ендә Шахмай авылында дөньяга килгән. 19 яшенә кадәр шунда яшәп, бодай күмәче ашау идеясе белән 1854 нче елда кечкенә арбатартып Орск ягына килеп чыккан.

Әнкәем Зәйнәп 1846 нчы ел, ноябрь урталарында Каргалы шәһәрендә дөньяга килгән. Ике яшендә атадан калып, анасы белән Орскига күчеп килгәннәр.

«Мәрхәмәтсез кыз балалар пәрдә тартып тилмертә…»

Драматургның көндәлекләре белән танышуны дәвам итәбез. 1919 елда М.Фәйзи хәзерге Башкортстан Республикасының Баймак районындагы Юлык авылында бертуган Рәмиевләр тарафыннан ачылган