Чия — бик шифалы җимеш

Ягъни бакча чиясе, кызыл чия. Адәмгә бик шифалы җимеш. Сидерткеч үсемлекләр төреннән. Сидекне чыгарыр һәм бозык каннарны чистартыр. Эссе бизгәк өчен бик файдалы. Эчтәге катуларны таркатыр, зәңгелә зәхмәтенә бик кирәкле дәва. Өлгереп пешкән чия һәртөрле авыруларга файдалы. Бизгәк өчен эчкәндә кайнатып эчәргә кирәк. Чиянең бөеклеге гарәпнеке кебек, хәтта артыграк. Аптекаларда чиядән бер дару ясыйлар, эчне туктатыр өчен файдалы. Чия суы күп эчелсә дә зарар бирмәс. 

Суганның без белмәгән файдалары да күп

Суган гарәпчә — басал, фарсыча пияз диләр, икееллык үлән. Һәркайда, бакчаларда үстерәләр, кырларда да үсә. Суганның һәм суган суының үзлеге — уятучы, җенси органны торгызучы, тирләтүче, сидерткеч һәм зәңгеләгә файдалы. Пешкән суганны шешләргә япсаң, йомшатыр, чертер һәм эренләтер. Суган аз канлы һәм ябык кешегә бик файдалы.

Кабак мигә һәм йөрәккә куәт  бирә

Кабак — гарәпчә карыг диләр, фарсыча кәдү атала, күренекле җимеш. Орлыгы һәм орлыгының мае эчтәге тасма суалчаннарны һәм эчтәге кортларны куа. Сусыз пешкән кабак мигә һәм йөрәккә куәт  бирә, арка суын арттыра һәм йомшаклык бирә. 

Имбирьны нәрсәләр өчен кулланалар?

Зәнҗәбил (имбирь) — Һиндстан утрауларында үсә торган бер үсемлекнең тамыры. Медицинада бик киң кулланыла. Аерым алганда, температуралы кешегә ашкайнатуын көчәйтү һәм җиңеләйтү өчен кулланалар. Тагы эчке катуларга, чәнчешүләргә, бармак буыннары сызлаганга файдалы. Шулай ук күкрәк авыруларына, тавыш беткәнгә файдасы күп. Башка дарулар составында да кулланыла. Зәнҗәбил куәт бирүчеләр төренә керә. Аны уып, 18 бодай кадәр шикәр белән катыштырып кулланалар. Зәнҗәбил аптекаларда да сатыла. Аның мораббасы (вареньесы) шулай ук яхшы. 

Игътибарсызлык (Гафләт)

Игътибарсызлык һәм абайламау — алдату һәм аңлап бетермәү мәгънәсендәдер һәм гакыл ияләре алдында хурланган сыйфаттыр.

Хыянәтсез хәйлә һәм куәтне урынына күрә кылана белү — гафләткә каршы сыйфаттыр. Бер вакыйга булгач кына хәйләгә тотыну гакыллы кешенең эше түгелдер. Ләкин гакыллы кеше шулдыр — алдан сакланып, ул вакыйгага төшмәс өчен хәйләсен карар, моны яхшы чара диярләр…

Балалар үсеп җиткәч, фәкыйрь вә мохтаҗлыкка калу ни сәбәптән?

Утыз җиденче тәрбия

Шәex Сәгъди риваять кыйлмышдыр ки, бер фәкыйрь адәм бар иде, гомерендә бала күрмәде, Аллаһы Тәгаләдән сорады: «Әгәр углым булса, ошбу өстемдәге киемемнән башка, милкемдә
нәрсә юктыр, аны сатып фәкыйрь-фокарага өләшер идем», — дип нәзер кыйлды.