Балан чәчәге (хикәя)

Ургылып-ургылып аккан суга озак карап торды Маһинур… Суның агышын да күрмәде, тавышын да ишетмәде үзе. Жанының әрнүе шулай ургып-ургып чыга да дөньяны тутырып шау итеп ага иде. Шуны гына тойды, шуны гына ишетте. Аның бу су белән агып китәргә уенда да юк. Бары әрнү-газаплардан теткәләнеп беткән йөрәген генә ташкыннарга саласы килә… Бәлки, йөрәге актарылып агып киткән хыял-өметләрен куып житәр. Шушы суларда, шушы бозлы суларда киләчәге китте лəбаса аның! Җаны белән иманыннан аерылмаса да, казак камчысыннан куркып, тәре астында билдән суда торганга Ходайның каргышы төштеме — шул көннән, бөтен эченә суык тиеп, бала таба алмас булып калды. Ул вакытта ук сулар белән агып китәсе булгандыр да… Тик… Аның өмете-нарасые, бердәнбере бар иде шул ул чакта. Инде… Инде газаплы бу тормыш белән бәйләп торган ни калды?