Туфан Миңнуллин юксындыра

Язманың башын монда укый аласыз

Әдәбият классигы Туфан ага Миңнуллинның үзе исән чагында Түбән Камага килеп караган соңгы премьерасы – 2011 елның 27 мартында куелган «Нәзер» белән бәйле истәлек-хатирәләремне дә, тарих буларак, ак кәгазь битенә төшерүне лязем таптым. Гадәт буенча, олпат язучыбыз, кесә телефоныма шылтыратып: «Илзирә, без сезнең авылны узып барабыз, син кайда?» – дип сорады. Мин инде алдагы көнне танылган актриса Нәҗибә апа белән телефоннан сөйләшкәнлектән, Туфан аганың премьерага безгә киләсен белә идем. Спектакль тәмам булгач, Туфан ага үзенә бирелгән чәчәк бәйләмен: «Мә, монысы сиңа, Илзирәгә», – дип, миңа сузды. Премьерадан соң әле алар театр режиссеры Рөстәм Галиев белән шактый гына фикер алыштылар.

Туфан Миңнуллин юксындыра

Язманың башын монда укый аласыз

Моннан нәкъ 13 ел элек булган бер истәлек-хатирәне дә укучылар хозурына ирештерүне мәслихәт саныйм. Җиһанда мул уңышлы көз хакимлек иткән сентябрь ае иде ул. Чаллыдан Казанга кайтышлый, Туфан абыйлар бездә тукталды. Әдипнең балык яратканын Нәҗибә апа Ихсановадан ишетеп белгәнгә, итле бәлеш янына күп итеп кетердәп торган Зәй елгасы балыкларын да кыздырган идек.

Туфан Миңнуллин юксындыра

Моннан нәкъ 15 ел элек кишергә су сипмәү серенә дә Туфан абыйлар бакчасында төшенгән идем мин, авыл кызы булып та, шуны белмәгәнмен. Язмамда, алга китеп булса да, шул хакта ассызыклап китим әле…

«Җырланып бетмәгән җырым»

Ямьле июнь аеның бер көнендә Татарстанның халык язучысы, мәрхүм Туфан ага Миңнуллинның Нагорный бистәсендәге өендә булырга туры килде. Шундый матур бакча, һәр тарафта хуш исләрен бөркүче исәбе-чуты булмаган төрле төстәге чәчкәләр, гөл-ганҗәләр… Заманча теплица, аның эчендә үсүче кып-кызыл викторияләр һәм тагын әллә ничә төрле яшелчә, җиләк-җимеш… Бүгенге көндә боларның барысын да күңел биреп, зур теләк белән ике бөек шәхеснең кызлары Әлфия Миңнуллина белән кияүләре Корбангали Нуркеевич үстерә, тәрбияли.