Болытлар артында (хикәя)

Юл йөргәндә, “вакыт үтерү” өчен иң уңайлы урын ашхәнә инде ул… Ашасаң ашыйсың, ашамасаң, бер-ике стакан сөтле чәй аласың да, үз поездыңа чират җиткәнне көтеп, тәрәзәдән тыз-быз чабучыларны күзәтеп утырасың тыныч кына. Менә без дә, бичәм белән, үз поездыбыз килгәнгә кадәр булган өч сәгать вакытны шулай “үтерергә” булдык.