Ибраһим Салахов. Ана тавышы. «Колыма хикәяләре»ннән

Бу фаҗигале вакыйгадан сон инде кырык елга якын вакыт үтте. Әмма ул йөрәк өзгеч тавыш, чегән хатынының баласын эзләп, зарлап елавы әле хәзер дә колагымда чынлый. Кайвакыт баласын кочаклап перронда аунаган шул чегән хатыны төшемә керә.