Зөлфәт. Кем әле син?
Яртылаш шаяртып әйттем, яртылаш чынлап: «Гаиләдә тәмам ычкынган икәү бар идек: берсе — Фирдәвес энем, икенчесе— мин. Фирдәвеснең сәер акыллы икәнлеген табиблар шунда ук таныдылар.
Килде кызның янып сөйгән яры:
— Мин башканы, — диде, — пар итәм,
Оныт минем кайнар назларымны.
Башканы сөй, сау бул, бар, иркәм!
— Сыңар кашыгы да юк, — диделәр.
Ябыштым да чыктым мин, энем,
Йорты-җире бөтен булса әгәр,
Бәлки, аны сөймәс тә идем.
Без генәме шашып яратканбыз?
Безне дә бит шашып сөйделәр.
Җаннарга бит сагыш кына түгел,
Күпме кирәк шатлык өйделәр.
Минме кичермәдем хыянәтне?
Тукта, ичмасам, дип, йөрәгем,
Тын Иделнең таң йокысын бозып,
Япа-ялгыз минме йөрмәдем?
…Төнге поезд. Пассажирлар йоклый.
Йокы бирми миңа бер агай. —
Дүрт аю мин алдым, энекәем,
Гәрчә үзем… болай… сулагай!
Изсәләр дә, кылыч чапсалар да,
Юлыкса да юлда мең үткел,
Шигырьле тел — фанилыкка бәйсез,
Үлемгә баш бирми андый тел.