Битаман егете (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Харис әлеге шофер кыз белән ярты еллык курслардан кайткан чагында танышкан иде. Болай булды ул. Поезддан төшкәч тә, Харис, машина-фәлән эзләп тормастан, җәяүле сукмагыннан турыга гына урман аркылы кайтып китте.

Битаманга сигез километр ара егет кешегә юлмыни. Чыккан шәпкә, инде кояш баер вакытлар җиткән булса да, бик ашыкмады Харис. Алты ай буена шәһәр тузаны йотып яшәгән егет авыл һавасын сагынып өлгергән иде.

Битаман егете (хикәя)

Чынмы, мәзәк сүз генәме – белгән кеше юк. Әмма Битаманда бу хакта сөйләмәгән кеше аздыр. Монысы – бәхәссез.

Бервакыт Битаман урамында комсомол оешмасы секретаре радиоузел начальнигы Харисны эзлэп йөрүче егетләр очраша.

– Мин аны фермалар тирәсендә күргән идем‚ – ди берсе.

– Нинди ферма? Яшелчә бакчасына китте ул, – дип каршы төшә аңа икенчесе.

Ә өченче егет:

– Әллә чукракмы сез? Әле генә радиодан бүген кичен клубта концерт булачагын хәбәр итте ич‚ – дип көлә.