Бәлки Яңа Мәңгәрдә тормыш кабат гөрләр?!

Яңа Мәңгәр! Минем әле дә булса төшләремә кергән, дөнья картасыннан юкка чыккан, зыялы, игелекле кешеләре белән кайчандыр дан тоткан туган авылым. Тәмле сулы чишмәләре әле дә булса челтерәп ага аның.