Юраулар

Юраулар өчен бик күптөрле билге-галәмәтләр нигез булып тора. Язын аҗаган күргән кешене гомере буена ачы язмыш, зур афәтләр, көтелмәгән газап-михнәтләр, фаҗигале хәлләр эзәрлекләр, тормышы тоташтан бәла-казалы, зар-интизарлы булыр, диләр. Өй янына каен агачы утыртырга ярамый, кайгыдан башың чыкмый. Миләш агачы күз тиюдән саклый. Артыш агачы булган йортка җеннәр, шайтаннар керә алмаган. Тәнендә миңе күп кеше бәхетле була, диләр. Миңнәре үзе күрә алмый торган җирендә, әйтик, аркасында булса, андый кеше бигрәк тә бәхетле, имеш.

Бичура (мифологик хикәят)

Бичура хатын затыннан була. Буе – аршин ярым, иңе – аршин. Башына өрпәк салып йөри, бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мунчаларда яши. Бичура бар кешенең дә өенә ияләшми, сайлап кына ияләшә. Бичура ияләшкән өйләрдә аңа үзенә аерым бүлмә калдыра торган булганнар.

Төш юраулар

Төшеңдә суны аркылы йөзеп чыксаң, йә булмаса, тауга менсәң, сөенечкә дип юрыйларые. Төшеңдә еласаң да – шатлыкка. Гармун тавышы ишетсәң — хәбәр буласына. Төшеңдә ак киеме дә шатлыкка, ә инде менә кара кием – кайгыга, диләрие. Чи ит күрсәң – авыруга.