Гарәфи Хәсәнов. Абага

Син кайсы тәрәзәгә генә күз салма, барында каурый сыман яфрак. Димәк, тәрәзә пыяласы саен абага! Тик җәен яшел булып торсалар, болары зәңгәрсу. Ә болай тере яфраклар диярсең. Кыш-рәссам эше бу!