Татар боцманматы

1832 елда Мисыр Сүрияне басып ала. Төрек солтаны Мәхмүд II моңа ризасызлыгын белдерә, әмма бернинди чара да күрә алмый. Шул сәбәпле, Мисыр патшасы Мөхәммәд Гали төрек солтаны җирләренә басып керүен дәвам итәргә карар кыла. Госманлы империясенә бүленү куркынычы яный. Моны күреп, әле 1829 елда гына Төркия белән сугышудан туктаган Россия императоры Николай I төрек солтанына хәрби ярдәмен тәкъдим итә. Госманлы империясенең бүленеше, аеруча Франция белән Англиянең бу төбәктә йогынтысы көчәюе Россия өчен дә куркыныч була. Төрек солтаны моңа бик теләп ризалаша, аның мөрәҗәгатен истә тотып рус хәрби флоты кораблары Босфорга кузгала.

Татарча талак: «Минем белән мунча кергәне юк»

Диния нәзарәтенә рапорт

Әлеге «Эш» Чистай өязе ахуны, казый һәм Чәчәк авыруына каршы кө рәш комитеты әгъзасы Габдешәкүр Габдерәхимовның Диния нәзарәтенә җибәргән рапорты белән башланып китә. Анда: «Чистай өязенең Чулпан авылыннан Хәбибҗамал Зәйнетдинова 1835 елның 22 мартында миңа мөрәҗәгать итеп, ире Габденнасыйр Габдү шевнең аны кыйнавы, аңа талак әйтүе һәм башка кыланышлары сәбәпле тикшерү үткәрүне сорап, үтенеч хатын юллаган.