Сукыр Сибгат һәм аның хисапчы улы Миңнегали

Якташым, тарихчы-галим Раиф Мәрданов «Әгерҗе төбәге» дигән китабында бабам Сибгатулланы искә алып, аны, Кырынды (әүвәлге исеме Төрдәле) авылында сәүдәгәр булган, дип язган. Дөрестән дә, олы урамга ян белән салынган алтыпочмаклы агач йортның кече ягын кибет итеп тоткан бабам. «Сукыр Сибгат лавкасы»ннан чәй, шикәр, кызыл билле прәннек, өрек чикләвеге, сабын-мазар сатып алырга мөмкин булган. Калмык битле (кыпчак нәселеннән булуына бер ишарә), пеләш башлы, уртача буйлы, киң җилкәле, сөйкемле карт иде ул.

Сандугач (хикәянең ахыры)

Хикәянең башын монда укый аласыз

Җил-гарасат бераз тынса да, тирә-як дөм караңгы иде. Эшкә барганда бу тирәне күп тапкырлар күзәткән идем: сул якта, бер чакрымлап юл үткәч, урманнар башлана. Мин шул күгелҗем караңгылыкка таба йөгердем дә йөгердем. Бераздан баш өстемдәге болытлар кисәк-кисәк булып таралыша башлады. Аяк асларын яктыртып ай күренде. Җил дә, үз эшеннән канәгатъ булгандай, каядыр китеп югалды.

Сандугач (хикәя)

Бүгенгедәй хәтеремдә, көзнең ачы җилле шимбә киче иде. Медпунктка килгән соңгы авыруны тикшереп озаттым да өйгә кайтырга җыена башладым. Шулвакыт пункт ишеге ачылып китте. Күрше авылдан Сания апа ашыгып килеп керде.

– Апаем, – диде ул, сүзләрен йота-йота кабаланып. – Абдулла абзыеңның хәле көйсезләнеп китте бит әле. Иртә уңмаган – кич уңмас, дигәндәй, үзебезнең филшер кызыбыз районга киткән икән. Сине чакырырга килгән идем.

Сукыр Сибгат һәм аның хисапчы улы Миңнегали

Якташым, тарихчы-галим Раиф Мәрданов «Әгерҗе төбәге» дигән китабында бабам Сибгатулланы искә алып, аны, Кырынды (әүвәлге исеме Төрдәле) авылында сәүдәгәр булган, дип язган. Дөрестән дә, олы урамга